Сәламәтлек саклау, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Мәдәният, Торак-коммуналь хуҗалык, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты һәм Президиумы әгъзалары муниципаль районнар хакимиятләре тәкъдим иткән гаризалар, документлар, видеороликлар белән танышты.
Быел “Аек авыл” исеменә республика районнарының 52 авылы дәгъва кыла. Презентацияләрне яклауда авыл активистлары, район хакимияте вәкилләре катнашты. Проектларны ачыктан-ачык яклау Башкортстанның күпмилләтле халкы арасында максатчан, актив кешеләрнең күп булуын тагын бер кат раслады.
Республикада «Аек авыл» конкурсы 2011 елдан бирле уздырыла. 2019 елның июленнән Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән конкурс яңадан торгызылды. Үткәрү чорында 39 авыл җиңүче булды.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, катнашучыларның күпсанлы үтенечләре һәм теләкләре нигезендә, җиңүчеләргә генә түгел, барлык финалчыларга да финанс ярдәме күрсәтү турында Башкортстан Хөкүмәте карары кабул ителде. Быелдан башлап конкурсның республика этабында катнашучыларның барысы да (җиңүчеләрдән тыш) 200 мең сум күләмендә премия алачак. Финанслау авыл торак пункты территориясен төзекләндерүгә каралган. Шул рәвешле, конкурсның приз фонды 2024 елдан 8,4 млн. сумга арткан һәм 50 млн. сумга якын тәшкил итә. «Аек авыл» проекты Башкортстан Башлыгы грантына гамәлгә ашырыла.
Фото: Бөтендөнья башкортлары корылтае матбугат хезмәте.