Исегезгә төшерәбез, 30 мартта кич белән Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең 6нчы полиция бүлегенә 13-14 яшьлек балалар "Чайка" балалар лагереннан елга ягына китүләре һәм элемтәгә чыгудан туктаулары турында хәбәр килә.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Кирилл Первов республика Башлыгына эзләү чаралары барышында агачта эленеп торган балигъ булмаган балаларның рюкзакларын таптылар, дип хәбәр итте. Аларда, рюкзаклар булган ноктада якынча 16:00 сәгатьтә сүндерелгән кәрәзле телефоннардан тыш, барлык әйберләр дә булган.
- Атна эчендә коткаручылар аэрокөймәдә һәм һава мендәрендә суднолар Агыйдел елгасының 77,5 км яр буе линиясен тикшергәннәр. Барлык мөмкин булган версияләрне эшләп бетерәбез. Бөтен мәгълүмат "ЛизаАлерт" координаторларына Уфаның 40нчы мәктәбендә тәүлек буе эшләүче эзләү штабына килә, - дип сөйләде Кирилл Первов. - "ЛизаАлерт" отрядына ярдәмгә башка төбәкләрдән эзләүчеләр килде. Штабка иреклеләр һәм битараф булмаган кешеләр килүен дәвам итә. Эзләү эшләре су басу ситуациясе белән катлаулана, һәм без операция вакытында эзләнүләр белән мәшгуль волонтёрлар зыян күрмәсен өчен саклану чараларын күрергә мәҗбүр булдык.
“ЛизаАлерт” отряды вәкилләре белән аралашу вакытында Радий Хәбиров ирекле коткаручыларга өстәмә ярдәм кирәкме, югалган балаларны эзләү өчен бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителгәнме, дип кызыксынды.
Радий Хәбиров Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиевка штаб өчен кирәкле бина сайларга кушты.
Башкортстан Башлыгы Павел Паличевның әти-әнисе белән аралашты, аларга рух ныклыгы һәм өметләрен югалтмауны теләде.
- Өмет һәрвакыт кала. Эзләүләр дәвам итәчәк, ахыргача эзләячәкбез, дигән карарга килдек. Аңлашыла, хәзер боз белән бәйле катлаулы шартлар. Шулай да егетләр эшли, - диде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмә вакытында. - Ата-аналарга - көч һәм батырлык. Аларның нәрсә хис итүен күз алдына да китерүе кыен. Беркемгә дә Ходай күрсәтмәсен. Без һәрвакыт алар янында. Һәм эзләячәкбез.
Фото: glavarb.ru