+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 апрель 2024, 13:30

"Россия" күргәзмәсендә 10 миллионынчы кунак булды

6 апрельдә Ярославльдән Константин Панфилов "Россия" халыкара күргәзмә-форумының ун миллионынчы кунагы булды. Күргәзмәгә ул хатыны Екатерина белән килгән.

"Россия" күргәзмәсендә 10 миллионынчы кунак булды"Россия" күргәзмәсендә 10 миллионынчы кунак булды
"Россия" күргәзмәсендә 10 миллионынчы кунак булды


"Безнең өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Без күргәзмәдә беренче тапкыр, һәм шундый сюрприз. Мин шулай килеп чыкканга бик шат", - дип сөйләде Константин Панфилов.

Константин хатыны белән "Россия" казанышлары күргәзмәсе дирекциясе" коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы һәм "Росатом" дәүләт корпорациясеннән Мурманскига сәяхәткә сертификат алды, ул "Ленин" атом-төш энергетика җайланмасы булган дөньяда беренче суднога һәм "Атомфлот"ның универсаль атом бозваткычларының берсенә бара. Моннан тыш, сәфәр барышында алар атаклы Кола атом электр станциясе белән танышачак. Элек гаилә беркайчан да урыс Төньягында булмаган.

Фото: Сергей Баранов.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас