Башкортстан буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, инспекторлар “ВАЗ-2107” автомобиленә игътибар иткән. Алар машинаны туктатырга булган, ләкин шофер, полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләрен санга сукмыйча, хәрәкәтен дәвам иткән.
ЮХХДИ хезмәткәрләре, утлы маякларын һәм тавыш сигнализациясен кабызып, аны эзәрлекли башлый, нәтиҗәдә, машинаны туктаталар. Шофер тиз генә артка күчеп утыра, салонда, аннан тыш, тагын ике пассажир була. Аларның да исерек булуы ачыклана, ә өченчесе (водитель) медицина процедурасы үтүдән баш тарта. Тикшерүләрдән соң пассажирлар кемнең руль артында булуын әйтергә мәҗбүр була. Машина йөртүчегә кылган эшләрен танудан башка чара калмый.
Хокук бозучыга карата дүрт административ материал төзелгән, шул исәптән элегрәк хокукларыннан мәхрүм ителүе турында. Шоферны идарәдән читләштерәләр, ә машинаны штраф стоянкасына урнаштыралар.
Уфаның Ленин районы суды тагын бер исерек машина йөртүчегә карата җинаять эше буенча “элек шундый ук гамәл өчен административ җаваплылыкка тарттырылып, янә исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү” мәддәсе буенча хөкем карары чыгарган.
Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, үткән елның октябрендә бу ир, административ җаваплылыкка тарттырылганнан соң, “Toyota Land Cruiser” маркалы автомобиленең руле артына янә исерек килеш утырган. Юлда аны ЮХХДИ хезмәткәрләре туктаткан, ул медицина тикшерүен узудан баш тарткан.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа 220 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгеләгән, транспорт чараларына идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 елга мәхрүм иткән, шулай ук чит ил машинасын конфискацияләгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Уфада тагын берәүнең исерек хәлдә күп тапкырлар руль артына утырган өчен машинасын конфискацияләгәннәр һәм аны СВО ихтыяҗларына тапшырганнар.
Башкаланың ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2022 елның февралендә 35 яшьлек ир “Рено Дастер” автомобиле руле артына исерек хәлдә утырганы өчен тоткарланган. Аңа 30000 сум күләмендә штраф языла һәм ул 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Бу хәл 2023 елның апрелендә кабатлана, ир кабат исерек килеш руль артына утыра. Алкотестер ул сулаган бер литр һавада 1,352 миллиграмм алкоголь күрсәткән.
Кабат хокук бозу факты буенча җинаять эше кузгатыла. Бу юлы җәза катырак була. Суд уфалыга 120 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгеләгән, аны транспорт чараларына идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан ике елга мәхрүм иткән. Моннан тыш, машинасын конфискацияләгәннәр.
Шушы көннәрдә суд приставлары штрафстоянкадагы “Рено Дастер”ны махсус хәрби операция ихтыяҗларына тапшырган.