– Әгәр һава температурасы өч көннән күбрәк 0 градустан югарырак саклана икән, бозның ныклыгы чиреккә кими, – дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре. – Төнлә әле боз зур булмаган авырлыкны күтәрә, әмма көндез, калынлыгын сакласа да, авырлыкка чыдамый. Аеруча ерганаклар һәм зур ярыклар куркыныч – алар бозның ватылу ихтималын арттыра.
БАЛАЛАРНЫ САКЛАГЫЗ!
Иң элек хәвеф янавы турында балаларны кисәтегез. Аларга боз әле дә ныклы, яр янында уйнауның бернинди дә куркынычы юк булып тоелырга мөмкин. Чөнки бу – бик мавыктыргыч шөгыль: бозларны этеп җибәрү, елганың тирәнлеген тикшерү. Ләкин нәкъ менә яр янында боз аеруча тиз ярылучан була.
Шуны аңлатырга кирәк: яз көне боз өстенә чыгу катгый тыела, текә ярда басып торырга ярамый, чөнки ул теләсә кайсы вакытта җимерелергә мөмкин. Бала бәхетсезлек очрагына шаһит була калса да, дөрес эш итә белергә тиеш: югалып калмаска, өйгә йөгермәскә, ә ярдәмгә чакырырга, Коткару хезмәтенең “112” номерын җыярга.
ҖИҢЕЛ АКЫЛЛЫ БУЛМАГЫЗ!
Балык тотам, дип, үз гомерен куркыныч астына куючы һәм гаиләсенең киләчәге турында уйламаучы кешене аңлау кыен. Әле ул үзен “вак нәрсәләр” белән борчымауны да таләп итә. Шундый очраклар да булган: боз өстендәге балыкчыларны агым сулык уртасына алып киткән, шаһитлар коткаручыларны чакырган, әмма алар килгәннән соң да балыкчылар боз өстендә утыруын дәвам иткән һәм коткаручылардан бераз көтүләрен сораган.
Һәр өлкән кеше үз гомере өчен үзе җаваплы. Әгәр дә балык тоту теләген җиңеп булмый икән, һичьюгы, хәвеф янаганда ярдәм итәчәк гади киңәшләрне үтәгез.
Әйткәндәй, тәҗрибәле балыкчыларны аеруча сак булырга чакырабыз, чөнки еш кына нәкъ менә алар хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмый, һәрхәлдә, өйрәнчекләр үзләрен саграк тота.
Шулай итеп, иң элек һава торышын исәпкә алыгыз. Буран, томан, яңгыр – болар барысы да балык тотуны яхшырак вакытка күчерү өчен сәбәп. Сулык янына килеп җиткән булсагыз да, бернәрсә күренми яисә боз ышанычсыз икән, кире борылуның бер ояты да юк.
Шартлар искиткеч кебек тоелса да, үзегез белән таяк алыгыз. Аның белән бозга суккалап, алдан ук хәвефле урыннарны ачыкларга мөмкин. Коткаручылар, шулай ук, балыкчыларга үзләре белән коткару жилеты һәм бер башына йөк бәйләнгән 10 метр озынлыктагы ныклы бау алырга киңәш итә. Хәвефкә тарыган очракта бау сезгә ярдәм итәчәк, ә бәлки, сез кемнеңдер гомерен саклап калырсыз.
Шуны мотлак истә тотарга кирәк: боз өстенә исерек килеш чыгу катгый тыела. Чын балыкчылар балык тоткан вакытта спиртлы эчемлекләр куллануны әдәпсезлек буларак кабул итә.
Берүзегез генә балыкка бармагыз һәм туганнарыгызны кайда булачагыгыз турында мотлак кисәтегез.
Боз ярылса, нәрсә эшләргә?
Әгәр дә аяк астындагы боз ярыла башласа, әкрен генә кире борылыгыз, аякларыгызны шудырып, ярга таба атлагыз. Боз җимерелгән очракта тиз генә ыргыту өчен рюкзакны җилкәгездән төшерегез. Агач төпләре һәм ботаклар чыгып торган, терәкләр һәм баганалар булган урыннарны урап узыгыз, бу урыннарда боз юкарак була.
Үзегезгә үзегезне коткарырга кирәк булачагына әзер булыгыз. Сез паникага бирелмәскә һәм сезгә кадәр дә дистәләгән кеше боз астына төшкән һәм күпләргә чыгарга насыйп булган, дип уйларга тиеш. Димәк, сез дә булдырачаксыз!
Боз җимерелә икән, кулларыгызны киң итеп як-якка җәегез (монда таяк ярдәм итәр иде). Су астына китмәс өчен боз кырыена ябышырга кирәк. Күкрәгегез белән боз кырыена сак кына ятып, башта – бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә чыгарырга тырышыгыз. Боз өстенә чыкканнан соң, килгән якка шуышыгыз. Ярдәмгә чакырыгыз.
КЕШЕНЕ НИЧЕК КОТКАРЫРГА?
Бәхетсез очрак шаһиты буласыз икән, ашыгыч рәвештә “112” номеры буенча коткаручыларны чакырыгыз. Аннары таяк, бау алыгыз, шарф яисә каеш кулланырга мөмкин, корсагыгызга ятып, зыян күрүчегә таба шуышыгыз. Боз ярылган урынга кадәр өч-биш метр кала бауны ыргытыгыз һәм кешене судан өстерәп чыгарыгыз. Шуышып, кире ярга кайтыгыз.
Коткарылган кешегә шунда ук коры кием кидерергә яисә юеш киемен салдырып, аны яхшылап борып, кире кидерергә кирәк. Чәй эчерергә, җылыныр өчен хәрәкәтләнергә мәҗбүр итәргә кирәк. Бернинди очракта да зыян күрүчегә алкоголь бирмәгез – бу бик хәвефле һәм үлемгә китерергә мөмкин.
Суга төшеп киткән очракта, нишләргә?
* Тынычлыкны саклагыз;
* Артык әйберләрдән арыныгыз;
* Су өстендә калыр өчен боз кырыена ябышыгыз;
* Аякларыгызны боз өстенә ташлап, анда менегез;
* Ярга таба шуышыгыз.
Уяу булыгыз!
* Бозга ялгыз, төнлә яисә күрү шартлары начар булганда чыкмагыз;
* Балаларның үзләрен генә сулык янында йөрергә чыгармагыз;
* Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшермәгез – моның өчен таяк кулланыгыз;
* Бозда ярыклар, яки су саркып чыкканын күрәсез икән, кире борылыгыз һәм, аякларны шудырып, ярга таба атлагыз;
* Куаклар һәм агачлар үскән урыннарны урап үтегез;
* Әгәр боз өстеннән компания белән атлыйсыз икән, бер-берегездән 5-6 метр булган хәвефсез араны саклагыз.