Авыргазы районының Новофедоровка авылында 36 яшьлек ир-егетнең гомерен өзгән янгын булган.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, фаҗига Совет урамындагы бүрәнә йортта булган. Ут белән ведомство көчләре һәм Ибрай авыл советы волонтерлары көрәшкән.
Хәзер ашыгыч хезмәтләр һәм тикшерүчеләр вакыйганың барлык нечкәлекләрен һәм шартларын билгели.
Фото: "Башинформ" агентлыгы