+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 апрель 2024, 02:50

"Эзләүне туктатмыйбыз!"

Югалган балаларны эзләү Благовещен шәһәре ягына күчкән. Ниләр билгеле?

"Эзләүне туктатмыйбыз!""Эзләүне туктатмыйбыз!"
"Эзләүне туктатмыйбыз!"

Бу турыда UFA1.RUга «ЛизаАлерт» эзләү отрядында белдергәннәр.

Волонтерлар хәбәр иткәнчә, югалган укучыларны эзләү районын 7 апрельдә Благовещенга кадәр озайтканнар — ул балаларның әйберләре табылган урыннан Агыйдел елгасы агымы буенча якынча 50 километр түбәнрәк урнашкан. Шул исәптән пилотсыз аппаратлар да кулланыла. Боз китү башлану сәбәпле, коткаручылар элек водолазлар эшләрен туктатканнар, әмма эзләүләрне түгел.

- Элеккечә Агыйдел елгасы агымы буенча акваторияне оптик приборлар ярдәмендә күзәтү бара. Яр буйлап көн яктысында күзәтү постлары куела, - ди волонтерлар.

Шимбә көнне штабка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров килгән иде. Ул, балаларны бер атнадан артык таба алмасалар да, эзләүне туктатмаячакларын белдерде.

Эзләүдә һәркем катнаша ала: аларны 40нчы мәктәптә урнашкан штабта көтәләр (Шафиева, 1).

фото: "Уфа 1"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас