Русия яңа этапта сәнәгатьнең төрле тармакларының тизләтелгән үсеше нәтиҗәсендә төрле товарларны күбрәк җитештерәчәк, дип белдерде Владимир Путин. Эчке базарда үзебезнең товарларның өлеше үсәргә тиеш. Сүз җиһазлар, станоклар, транспорт чаралары, дарулар, куллану товарлары турында бара. “Боларның барысын да эшли алабыз һәм хәзерге белән чагыштырганда күпкә зуррак күләмдә үзебез җитештерәчәкбез”, – диде Русия лидеры. Президент бәяләвенчә, мондый процесслар икътисадта структур үзгәрешләргә китерә. Бу, үз чиратында, аның үсеш темпларын тәэмин итү һәм русиялеләргә лаеклы хезмәт хакы түләү белән билгеләнәчәк.
Бу хәл-шартларда якындагы елларда илдә эшсезлек янамый, дип саный Владимир Путин. Хәзер дә ул юк дәрәҗәсендә. Бүген бу күрсәткеч рекордлы түбән дәрәҗәдә, 3 проценттан азрак. Президент агымдагы елның февраль аендагы мәгълүматларны китерде, аның нәтиҗәләре буенча эшсезлек 2,8 процентка кадәр кимегән. Президент бу тулаем икътисад торышының мөһим күрсәткечләренең берсе, дип өстәде. Моңа Хөкүмәт, бизнес, профсоюз берләшмәләре гамәлләре нәтиҗәсендә ирешелгән.
Әмма монда кадрлар мәсьәләсе алгы планга чыга, дип кисәтте дәүләт башлыгы. “Бездә зур сайлау мөмкинлеге юк: эш көчен чит илдән кертергә, яки хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк”, – диде Владимир Путин. Алда әйтелгәнчә, Русия икътисады якындагы елларда эшче кадрларга югары ихтыяҗ белән очрашачак.
Бу шартларда дәүләт башлыгы сәнәгатьне, агросәнәгать комплексын, хезмәт күрсәтүләр өлкәсен, икътисадның һәм социаль өлкәнең күп кенә башка тармакларын модернизацияләү бик мөһим дип белдерде. Бу процесс санлы технологияләр, җитештерүне автоматлаштыру һәм идарә итү процесслары ярдәмендә барырга тиеш. “Бу, үз чиратында, белгечләрнең хезмәт шартларын яхшырту, аларның керемнәрен күтәрү белән билгеләнергә тиеш”, – дип өстәде Владимир Путин. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, квалификацияле белгечләрнең керемнәрен арттыруга ирешү, төрле төбәкләрдә хезмәт хакының аермасын бетерү мөһим.
– Күптән түгел Юлламада безнең гамәлләр программасы җентекләп бәян ителде. Исегезгә төшерәм, ул күп очракта предприятие коллективлары, эшчеләр, инженерлар, идарәчеләр белән очрашулар барышында формалашты. Аның нигезендә – гражданнар мәнфәгатьләре, аларның хезмәткә, илебезнең һәр төбәгендә, һәр шәһәрдә һәм бистәдә лаеклы тормышка хокукы ята, – диде Владимир Путин. – Русиянең технологик һәм индустриаль потенциалын киңәйтү, илебез икътисадын ныгыту гражданнарыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, турыдан-туры хезмәт хаклары артуга китерергә тиеш.
Ул шундый бурыч куйды: якындагы алты елда илнең эчке тулай продуктында хезмәт өчен түләү өлеше ышанычлы рәвештә үсәргә тиеш.
Моның өчен дәүләт берничә чара күрәчәк. Беренчедән, хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен инфляция күрсәткеченнән арттыру дәвам итәчәк. Алты елдан аның күләме ике тапкыр диярлек – хәзерге аена 19 меңнән 35 мең сумга кадәр артачак. Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан Русиядә МРОТ бер ярым тапкырга, ягъни аена 12дән 19 мең сумга кадәр артты. Әлеге мөһим күрсәткеч социаль пособиеләр, түләүләр, бюджет өлкәсендәге хезмәт хакы суммаларына һәм икътисад тармакларына йогынты ясый.
Моннан тыш, 2027 елда барлык төбәкләрнең дә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтенә түләүнең яңа тармак системаларына күчүе планлаштырыла. “Хөкүмәткә киләсе елда сынау проектлары кысаларында төбәкләрдә бюджет хезмәткәрләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм фәнни өлкә хезмәткәрләрен дә кертеп, түләүнең яңа моделен эшләү йөкләмәсе бирелде”, – диде Президент. Владимир Путин бу катлаулы эш, ул капитал салулар таләп итә, ләкин бик кирәкле, дип өстәде. Дәүләт башлыгы профсоюзлар белән бергә бу максатка ирешүнең оптималь юлы табылыр, дип өметләнә. “Башта Федерация субъектларында сынау проектлары уздырачакбыз, ә 2027 ел башында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт өчен түләүнең тармак системалары бөтен ил күләмендә кертеләчәк”, – диде ул.
Үзенең чыгышында Президент шулай ук Министрлар кабинеты, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар арасында килешүгә кул куелачагы турында әйтте. “Аның өстенлекле бурычы: илнең кадрлар ихтыяҗларын фаразлау, максатчан укыту механизмнарын үстерү, эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм хезмәт ияләренең социаль якланганлыгын арттыру”, – диде дәүләт башлыгы. Ул профсоюзлар белән барлык юнәлешләр буенча уңышлы хезмәттәшлеккә исәп тотуы турында белдерде. Аерым алганда, алар киләсе елда эшли башлаячак “Кадрлар” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда актив катнашачак. Моннан тыш, нәкъ менә профсоюзлар предприятие җитәкчелеген модернизацияләүгә һәм технологияләр кертүгә этәрергә тиеш.
– Безнең барлык закон чыгарудагы яңалыклар, планнар, программалар, финанс салуларыбыз ил икътисады үсешенә дә, Русия халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга да эшләргә тиеш. Безнең уртак максат шунда. Ягъни безнең һәр карарыбыз ышанычлы, нәтиҗәле, финанс яктан тәэмин ителгән булырга гына тиеш түгел, ул кешеләргә карата гадел булырга, аларның тормышын яхшыга үзгәртергә тиеш, – диде Владимир Путин.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.