+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 апрель 2024, 10:20

Владимир Путин Радий Хәбиров белән очрашу үткәрчәк

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу уздырачак, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Владимир Путин Радий Хәбиров белән очрашу үткәрчәкВладимир Путин Радий Хәбиров белән очрашу үткәрчәк
Владимир Путин Радий Хәбиров белән очрашу үткәрчәк

Очрашу барышында төбәктәге эшләрнең торышы турында фикер алышу планлаштырыла. Бу хакта Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

"Бүген Президентның Кремльдә шактый гына эшлекле очрашулары һәм киңәшмәләре планлаштырылган. Анда, шулай ук, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров доклад белән дә булачак", - дип белдерде Дмитрий Песков.

Радий Хәбиров Президентка республикадагы хәлләр турында хәбәр итәчәк, дип ачыклык кертте Дмитрий Песков.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас