+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 апрель 2024, 11:50

Владимир Путин Радий Хәбировның икенче срокка тәкъдим ителүен хуплады

Русия Президенты Башкортстан Башлыгы белән очрашты. Эшлекле очрашу барышында Радий Хәбиров Владимир Путинга республикадагы эшләр торышы турында хәбәр итте, алар төбәкнең социаль-икътисади үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

Владимир Путин Радий Хәбировның икенче срокка тәкъдим ителүен хупладыВладимир Путин Радий Хәбировның икенче срокка тәкъдим ителүен хуплады
Владимир Путин Радий Хәбировның икенче срокка тәкъдим ителүен хуплады

Очрашу барышында Президент инвестицияләр җәлеп итү, сәнәгатьне, торак төзелешен үстерү һәм алданган "дольщиклар" мәсьәләләрен хәл итү белән кызыксынды. Русия Президентын Башкортстанның “Инвестсәгать” уздыру тәҗрибәсе кызыксындырды.

Радий Хәбиров Владимир Путин белән очрашу барышында инвестицияләр җәлеп итү һәм бизнес өчен уңайлы шартлар булдыру буенча республикадагы эш турында сөйләде. Аерым алганда, Радий Хәбиров төбәктә гамәлдә булган яклау һәм инвестицияләр җәлеп итү программасы турында хәбәр итте. Башкортстан илдә преференциаль территорияләр саны буенча алда бара. Соңгы 5 ел эчендә аларның саны өч тапкыр арткан.

Шулай ук, республиканың Беларусь һәм Казахстан белән мөнәсәбәтләре мәсьәләсе дә күтәрелде.

Очрашу барышында Радий Хәбиров СВОга ярдәм чаралары турында сөйләде. Башкортстан ир-егетләре хәрби бурычларын лаеклы үти, - диде ул. Радий Хәбиров дәүләт башлыгына Башкортстан ирекле батальоннары һәм «Башкортстан» мотоукчылар полкы турында сөйләде. Шулай ук республика җитәкчесе Луганск Халык Республикасында инфраструктураны тергезү буенча Башкортстан белгечләренең эшен дә билгеләп үтте.

Владимир Путин белән очрашу вакытында Радий Хәбиров «Башкортстанда озын гомерлелек» проектын тәкъдим итте, аның кысаларында республика пенсионерлары ташламалы шартларда сәяхәт итә.

"Минем көз көне вәкаләтләрем чоры тәмамлана. Шул уңайдан, әгәр ышаныч күрсәтсәгез, бу эшне дәвам итүне үтенергә теләгән идем. Мин булган планнарны һәм республиканың бу үсеш темпын тәэмин итәргә тырышыр идем. Әмма, һичшиксез, Сезнең карарыгызга һәм Сезнең ышанычыгызга таяначакмын", - диде Радий Хәбиров.

"Радий Фәритович, тулаем алганда, барысы да уңышлы бара, планнар да күп, нәтиҗәләр дә яхшы. Шуңа күрә мин үз ягымнан Сезне хуплар өчен барысын да эшләячәкмен, ә сайлауны, әлбәттә, кешеләр ясаячак", - диде Президент. Бу чорда ул кешеләр белән эшләргә, ешрак һәм күбрәк очрашырга һәм аларның сүзенә колак салырга кирәклеген билгеләде.

"Тулаем алганда, барысы да яхшы, шулай булгач, уңышлар телим!" - диде Владимир Путин.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас