Ул болай сөйләде:
“Башкортстан Иҗтимагый палатасының Русиядәге рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен тормышка ашыру буенча комиссиянең вакытлыча эшче төркеме җитәкчесе буларак һәммәсен бүгенге изге бәйрәм белән тәбриклисем килә. Башкортстан Башлыгының нәкъ бүген, республика халкын бәйрәм белән котлап, изге дога кылуда катнашканнан соң "Әр-Рәхим" мәчетенә баруы бик мөһим адым.
Билгеле булуынча, бу мәчет 2007 елда хәйрия, хәер акчаларына төзелә башлаган иде. Әлбәттә бу эштә финанслау буенча күп катлаулылыклар килеп чыкты. Проект грандиоз, бу бөтен Русиядәге иң зур мәчетләрнең берсе булачак, Уфага керү юлында үзәк символ булып торачак. Шуңа һәммәсе дә, җәмәгатьчелек тә, шул исәптән гади халык та, мәчет мөселманнарның изге эшләренә хезмәт итсен өчен аны тизрәк төзеп бетерүне кирәк дип санады. Һәм менә хәзер, шундый киңкүләм объект төзелеше документациясе белән танышкач, Башкортстан Башлыгы республиканың бу эшне финанслаячагы һәм мәчет төзелеш буенча эшләрне алып барачагы турында карар кабул итте.
Бу эшкә зур финанслар таләп ителә. Башка зур чыгымнар таләп иткән эшләр булса да, бу төзелешкә акча бүленәчәк. Якынча өч ел эчендә мәчет төзелеше тулысынча тәмамланырга тиеш. Сүз дүрт манаралы мәһабәт мәчет турында бара. Аның алдындагы мәйдан, керү юллары, парк зонасын төзекләндерү эшләре дә керә монда. Эш бик зур.
Әйтергә кирәк, төзелеп бетмәгән мәчет бинасы әле канәгатьләндерерлек хәлдә, эшләргә мөмкин. Чөнки төзелеш озак тукталып тору сәбәпле техник куркынычлар булу мөмкинлеге дә исәпкә алынган иде. Ләкин экспертиза үткәрелде һәм төзелешне дәвам итәргә мөмкин булу ачыкланды. Сызымнар, проектлар бар, тиздән тулы куәтенә эш башланачак”.