“Хөрмәтле Башкортстан мөселманнары!
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Исламның төп бәйрәмнәренең берсе Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм!
Без аны изге догалар белән каршы алабыз, кунаклар чакырабыз, туганнар һәм якыннар турында кайгыртучанлык күрәбез, мохтаҗларга ярдәм кулы сузабыз. Бу якты бәйрәм яхшылык һәм мәрхәмәтлелекне гәүдәләндәрә, дин тотучы кешеләр йөрәгендә җылы хисләр уята.
Быел мөселманнарның уразасы һәм православие динендәге христианнарның посты вакытында Мәскәү өлкәсендә бөтен илне тетрәндергән куркыныч фаҗига булды. Бу канлы җинаятьне кылган террорчыларның җимергеч идеологиясе белән традицион Ислам дөньясы һәм руханилары дистәләрчә еллар көрәш алып бара. Куркыныч дошман коткы салырга, күпмилләтле җәмгыятебезне болгатырга тырышты, әммә без, киресенчә, бердәмлекне саклап, бу явызлыкны җиңәргә ант иттек.
Республикабызның мөселман өммәте башка дин вәкилләре белән милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга шактый зур өлеш кертә. Руханилар, диндарлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, яңа Русия төбәкләрендә яшәүче зыян күргән кешеләргә, Палестина халкына зур ярдәм күрсәтә.
Бергә Ватаныбызны, традицион рухи кыйммәтләрне яклаячакбыз, бердәмлекне, татулыкны саклаячакбыз.
Изге Ураза бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим! Йортыгызда һәрчак татулык һәм муллык булсын!
Радий Хәбиров”.