Чара Уфада ВДНХ-ЭКСПО күргәзмә комплексында узучы Экологик форумның эшлекле программасы кысаларында узды.
Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, дөнья дүртенче сәнәгать революциясе алдында тора, ә технологик үсеш максималь масштабларга һәм тизлекләргә ирешкән. Әмма мондый прогрессның кире ягы - әйләнә-тирә мохиткә җитди тискәре йогынты ясый.
- Шуңа күрә безнең уртак бурыч - әйләнә-тирә мохиткә антропоген йөкләнешне киметү. Табигать тыюлыклары сакланырга тиеш. Һәм монда төп рольне аеруча саклана торган табигый территорияләр челтәрен үстерү уйный. Республикада мондый эшне без инде берничә ел планлы рәвештә алып барабыз. Төбәктә шундый 217 территория бар, аларның гомум мәйданы, мәсәлән, Кипрдан артык һәм якынча 1 миллион гектар тәшкил итә. Бу - бөтен республиканың 7 проценты. Монда без - Идел буе лидерларының берсе, – дип сөйләде Премьер-министр.
Соңгы биш елда Башкортстанда республика әһәмиятендәге аеруча сакланучы 18 табигый территория булдырылган, шул исәптән Җилем табигый паркы һәм 17 табигать һәйкәле. Шул ук вакытта, Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, тискәре антропоген йогынты проблемалары саклана аларны хәл итү төбәк хакимиятләрендә аерым контрольдә тора.
Башкортстанда зубрлар үрчетү буенча комплекслы эшләрне гамәлгә ашыра башлаган беренче Русия пилот төбәге булды. Былтыр Белоруссия милли паркыннан 18 баш хайван китерелгән. Терлекләр Русиянең Кызыл китабына кертелгән һәм махсус саклауга һәм игътибарга мохтаҗ. Шуңа күрә зубрлар Морадым тарлавыгы табигый паркы территориясендә урнаштырылган.
Андрей Назаров экотуризмны аеруча саклана торган табигый территорияләр үсешенең тагын бер элементы дип атады. Республикага ел саен 2 миллионнан артык кеше килә, шул исәптән аеруча сакланучы табигый территорияләргә 200 меңгә якын кеше килде. Һәр унынчы турист табигать шартлары һәм ландшафты, флора һәм фауна белән танышуны сайлый.
«Русия экологик операторы» компаниясенең генеральный директоры Денис Буцаев билгеләп үткәнчә, туристлар агымы арту белән аеруча сакланучы территорияләргә йөкләнеш төшә. Чүп-чар күләме арта, табигый мохит элементлары таптала һәм юк ителә. Ул аеруча сакланучы табигый территорияләрнең экологик стандартын кертергә һәм грамоталы үтилләштерүне, шул исәптән калдыкларны саклана торган парклардан читкә чыгаруны көйләргә тәкъдим итте. Спикер бу мәсьәләне былтыр иң «яшел» төбәкләрнең ТОП-10 исемлегенә кергән Башкортстан өчен мөмкин булган мәсьәлә дип саный.
Русия экология җәмгыяте башлыгы, «Экология» гомумдәүләт проектының Иҗтимагый-эксперт советы рәисе Рәшит Исмәгыйлев Башкортстан идарә командасының аеруча сакланучы табигый территорияләр системасын үстерүдә сыйфатлы эшләвен билгеләп үтте.
Экологик форум Уфада 8нче тапкыр үткәрелә. Быел анда Русиянең 19 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Таҗикстан, Белоруссия һәм Кыргызстаннан 220гә якын эксперт катнаша.
Фото: pravitelstvorb.ru