+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 апрель 2024, 12:20

Республика яугирләребезгә ярдәм юллады

Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәр өчен 120нче гуманитар конвой тапшырылды.

Республика яугирләребезгә ярдәм юлладыРеспублика яугирләребезгә ярдәм юллады
Республика яугирләребезгә ярдәм юллады
Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, Башкортстаннан яугирләре өчен 120нче гуманитар конвойны итеп тапшырдылар.

Адреслы ярдәмне формалаштыруда республиканың 7 муниципаль берәмлегенең оешмалары, иҗтимагый берләшмәләре, шулай ук битараф булмаган гражданнары актив катнашты.

Йөк составындагы 12 автомобильгә 59 кубометр агач материаллары, "УАЗ" машиналары, 32 кубометр утын, 1 мобиль мунча, бензопычкылар, генераторлар, маскировка челтәрләре, фонарьлар, газ баллоннары, эретеп ябыштыру аппараты, рабица челтәре, су өчен канистрлар, җәтмә, автомобиль өчен запас частьләр, төзелеш һәм эш кораллары һәм материаллары, шәхси гигиена чаралары, кием-салым, азык-төлек, дарулар һәм туганнардан посылкалар төялгән, балалардан хатлар салынган иде.

"Йөк Русия Федерациясенең яңа өч субъектында урнашкан 13 хәрби частьтә хезмәт итүче якташ егетләребез өчен тәгаенләнгән», - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.

Ул гуманитар конвойларны оештыруда һәм озата баруда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Яугирләребезнең тизрәк җиңүен һәм өйгә исән-сау кайтуын телибез!

Фото: ГК РБ по ЧС

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас