Премьер-министр бу корылмаларны әзерләү һәм эшләтү сыйфатына кешеләрнең һәм икътисад объектларының иминлеге бәйле булуына игътибар итте. Ул Ырынбур өлкәсендәге гадәттән тыш хәл турында искә төшерде, анда Урал елгасындагы дамба җимерү нәтиҗәсендә Орск шәһәрендәге 4,5 меңнән артык йорт су астында калды.
- Соңгы елларда җитди су басулар булмады, халык "зур суны" онытты һәм су баскан территорияләрдә йорт төзи башлады. Безгә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен чаралар күрергә кирәк. Республика территориясендә 491 гидротехник корылма булуын билгеләп үтәм, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сүзләренчә, республиканың кече һәм урта елгаларында Урал алды зонасында (Ашкадар, Стәрле, Чәрмәсән, Өсән, Өршәк) һәм Урал аръягында (Таналык, Сакмар, Бозаулык) ташкын пиклары узган. Республиканың тау-урман өлеше (Зилаер, Зур һәм Кече Кызыл) һәм төньяк-көнбатыштагы (Әй, Юрүзән, Танып) елгаларда ташкынның актив фазасы күзәтелә.
Елгалар ачылуы нормадан 5-8 көнгә иртәрәк булды. Зур елгалар - Агыйдел һәм Караиделдә су арта. Быел Агыйдел бассейны елгаларында суның максималь дәрәҗәсе нормадан 20-60 см югарырак көтелә. Уфа районында суның максималь күтәрелешен 15-21 апрельдә көтәбез, – дип төгәлләде ведомство җитәкчесе.