+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 апрель , 21:37

Кыргыз-Миякәдә парк төзекләндерелә

Бүген Миякә районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кыргыз-Миякә авылында Мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү барышы белән танышты.

Кыргыз-Миякәдә парк төзекләндерелә
Кыргыз-Миякәдә парк төзекләндерелә

Муниципалитет халкы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча иҗтимагый территорияне яңарту өчен тавыш биргән булган.

Миякә районы хакимияте башлыгы Ришат Актуганов әлеге зонаны этаплап тәртипкә китерәбез, дип сөйләде. Монда юлларны, җәяүлеләр сукмагын асфальтлаганнар һәм бордюр урнаштырганнар. Аннары 600 урынга исәпләнгән трибунаның ачык һәм ябык өлеше төзекләндерелгән, койма, баскычлар куелган. Парк территориясендә яктырткычлар, спорт һәм балалар мәйданчыклары, тренажёрлар комплексы урнаштырылган, шулай ук автошәһәрчек төзекләндерелгән.

Төбәк җитәкчесе яңартылган иҗтимагый киңлекне карады. Аннан соң Радий Хәбиров район хакимияте башлыгы Ришат Актуганов белән Әфганстан сугышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган миякәлеләр истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: