+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 апрель , 21:42

Радий Хәбиров эшкуарлар белән очрашты

Бүген Кыргыз-Миякә авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «МегаМаркет» сәүдә комплексында булды. Аны 2017 елда урындагы эшкуар Илдар Мохтаров ачкан.

Радий Хәбиров эшкуарлар белән очрашты
Радий Хәбиров эшкуарлар белән очрашты

Кибет көнкүреш техникасын һәм авыл хуҗалыгы инвентарен сату белән шөгыльләнә. Бинаның бер өлешен федераль ритейлерларның берсенең сәүдә ноктасы алып тора.

Радий Хәбиров эшкуарлар белән аралашканда аларның кече бизнеска дәүләт ярдәме чараларыннан ничек файдалануы белән кызыксынды. Төбәк җитәкчесе республикада проектларны үстерүгә субсидияләр алырга мөмкин булган программаларның кабул ителүен искәртте.

- Күрәм, сезнең районда кече бизнес төрле өлкәләрдә актив үсеш ала, сез урындагы хакимияттән ярдәм аласыз, үзегезнең бизнес-шерифыгызны шәхсән беләсез, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Муниципалитетларда хакимиятнең эше нәкъ менә эшкуарлар өчен уңайлы шартлар булдырудан гыйбарәт.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: