Феодосия Митрофановна 1924 елда Миякә районының Мәнәвезтамак авылында туган. 20 яшьлек кыз 1944 елда фронтка китә. Аны шәфкать туташы итеп 1126нчы санитар полкка 2нче Украина фронтына җибәрәләр. Украина, Молдавия, Бессарабия, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итү буенча сугышларда катнаша. Җиңүне Берлинда каршылый. Феодосия Митрофановна 1945 елның ахырында туган якларына кайта. Һәм шәфкать туташы һөнәренә тугры кала.
Феодосия Пашина сугышчан батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, тыныч хезмәттәге казанышлары өчен «Хезмәт ветераны» медале һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан район хакимияте аңа «Иске Сабантуй» бистәсендә төзекләндерелгән бер бүлмәле фатир бүләк итә. Феодосия Митрофановна бүген - Миякә районында Бөек Ватан сугышының бердәнбер ветераны.
«2020 елда Феодосия Митрофановна белән очрашу вакытында мин янә килергә һәм аны 100 яше белән шәхсән котларга вәгъдә иттем. Вәгъдәм үтәлде, – дип уртаклашты Радий Хәбиров ветеран белән очрашудан соң алган тәэссоратлары белән. - Ул яхшы кәефтә. 105 яше тулуга да килергә әзер булуын әйтте. Бу буынга хөрмәт һәм дан!