+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 апрель 2024, 13:27

Юлда янә һәлакәт...

Коточкыч авария Ишембай районында булган.

Юлда янә һәлакәт...Юлда янә һәлакәт...
Юлда янә һәлакәт...
Башкортстанда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Ишембай районында үлемечле юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый. ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 14 апрель кичендә Ишембай - Кинҗәбулат автоюлының 6 километрында авария булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Нива» машинасы руле артындагы водитель җәяүлене бәрдергән. Аның сүзләренчә, ир-егет юл буйлап киемендә яктылык кайтаручы элементларсыз барган.

Җәяүле алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Әлеге факт буенча ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.

Фото: ЮХХДИ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас