+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 апрель , 09:46

Башкаланың тарту көче нидә?

Яки чит ил “йолдызлары”ның Уфадагы “маҗаралары” турында.

Башкаланың тарту көче нидә?
Башкаланың тарту көче нидә?
Уфа шәһәренең тарихы 1574 елдан Уфа Кремле төзелеше белән башлана. Крепостька нигез салучы һәм беренче шәһәр воеводасы булып Михаил Нагой санала. XVI гасыр ахырыннан Уфа сәяси сөрген урыны буларак билгеле. Башкорт­станның башкаласы XVII-XVIII гасырларда күп кенә һөҗүмнәргә дучар була, ләкин бер тапкыр да яулап алынмый; шул исәптән ул 1773-75 еллардагы крестьян сугышы вакытында дүрт айлык блокада һәм штурмнарны үткәрә.
Бөек Ватан сугышы елларында Уфага сәнәгать предприятиеләре, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре һәм кешеләр эвакуацияләнә.
Беренче очраклы археологик табылдыклар XVIII гасырга карый. Петербург Фәннәр академиясенең беренче экспедицияләрендә катнашучылар П. Рычков, П. Паллас һәм И. Лепехин Русия империясенең көнчыгыш про­винцияләре турында язмаларында Уфа тирә­сендәге борынгы курганнарны, шәһәр­чекләрне һәм рудникларны искә ала, аларны “ногай”, “чуд” дип атыйлар. П. Паллас фикеренчә, Уфа урынында элек ниндидер юкка чыккан кабиләнең зур торак пункты булган. Уфа территориясендә беренче археологик казынулар XIX гасырның икенче яртысына карый.
450 ел дәвамында республика башкаласы, әлбәттә, бик күп үзгәрешләргә дучар булган. Аның тарихын өйрәнү әле дә тукталмый. Шул ук вакытта, без шәһәрнең электән үк чит ил сәүдәгәрләре һәм башка күренекле кешеләре өчен кызыклы булуын да беләбез. Бүген исә Уфа — заманча төзелгән, матур табигатьле, үзенчәлекле мәдәниятле, тирән тарихлы, зур шәһәр буларак билгеле. Чыннан да, Уфа бүген чит ил туристлары өчен дә кызыклы.
Стивен Сигал, Пэрис Хилтон һәм Эмир Кустурица кебек йолдызлар “Кызыл мәйдан”нан үтеп, Мәскәүдә селфи ясасалар, беркем дә гаҗәп­ләнмәячәк. Ә менә алар Мостай Кәрим урамында йөреп, Салават Юлаев һәйкәле фонында фотога төшсә — кызыклырак. Түбәндә сүз чит ил “йолдызлары”ның Уфага сәфәре һәм аннан алган тәэссорат­лары турында.

Рейф Файнс

Лорд Волан-Де-Морт ролен башкарган актер 2016 елның язында Уфага килә. Актер һәм режиссер “ВВС Films” төркеме белән бергә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында була. Бирегә алар сәнгать белән танышу өчен генә түгел, ә Рудольф Нуриев турында документаль-нәфис фильм төшерү максатында килә. Аларны урындагы табигать тә кызыксындыра. Британия делегациясе шулай ук Зенцов урамында була. Биредә танылган балет биюче балачагын үткәргән. Дөньяда киң билгеле актер Рейф Файнсны хәтта ресторан һәм аэропорт персоналы да бүген яхшылап хәтерләми. Ул бик гади кеше, хәтта кайтканда эконом-классны сайлый.

Джефф Монсон

Джиу-джитсу һәм күптөрле көрәш буенча дөнья чемпионы, ә хәзер Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты... Күптән түгел республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә “чын дус, искиткеч акыллы егет, зур бала, анда Русиягә һәм русиялеләргә карата эчкерсез мәхәббәт күп” дигән күңелгә үтеп керерлек язу белән бергә төшкән фотосын да урнаштырды.

Патриция Каас

Беренче тапкыр Уфа сәхнәсендә француз эстрада җырчысы һәм актрисасы Патрисия Каас 2005 елда чыгыш ясый. Ул башкалага Мальта болонкасы Текиланы да алып килә, бу урындагы матбугатның аерым игътибарын җәлеп итә. Эш шунда, җырчы “Президент-отель”дә яши, ә анда хайваннар белән урнашу катгый тыела... Оештыручыларга “дөнья йолдызы”н “дүрт аяклы дусты” белән бер номерга урнаштыру өчен персоналны бик озак күндерергә туры килә.

Эмир Кустурица

“The No Smoking Orchestra” фолк-төркеме составында югослав һәм серб кинорежиссеры “Евразия йөрәге” фестиваленең гала-концертының хедлайнеры булды. Кустурица беренче тапкыр Башкортстанга килгән. Уфа аңа бик ошаган. “Матур, гади кешеләрен, искиткеч табигатен күрдем, ә минем өчен табигать – тормышның иң мөһим элементы. Миңа барысы да ошады”, — диде ул.

Наталья Орейро

2014 елның декабрендә Уфада “Дикий ангел” булды. Уругвай җырчысы һәм актрисасы башкалага “Безнең Наташа Tour 2014” туры кысаларында килде. Төнге рейска карамастан, фанатлары аны аэропортта ук каршы алган. 2020 елның апрелендә Наталья кабат Уфага концерт белән килергә тиеш иде, ләкин билгеле сәбәпләр аркасында “20 ел бергә” туры туктатылды.

Брайан Трейси

2017 елның декабрендә Уфа халкына “прорыв стратегиясе”нең нәрсә икәнен аңлатучы семинары белән танылган бизнес-тренер Брайан Трейси оча. Аның килүе киңкүләм мәгълүмат чараларында миграция законнарын бозган өчен штраф белән истә калган: спикер административ хокук бозу турында протоколга кул куйган һәм ике мең сум штраф түләгән.

Давид Пру

Француз фотографы һәм “Элен и ребята” сериалы актеры Давид Пру узган елның декабрендә Уфа этнография музеенда булды. Анда ул безнең мәдәният белән танышты, аеруча егетне сарматларның алтын коллекциясе тәэсир итте. Икенче көнне фотограф “Digital Курултай”да урындагы блогерлар белән очрашты.

Сәлим Байрактар

Узган җәйдә тагын бер танылган шәхес башкорт мәдәнияте белән танышты: “Серябряный век” сериалында евнух роле белән танылган төрек актеры Сәлим Байрактар “Көмеш Акбузат”ны ачу тантанасында кинәт... кубызда уйнады. Актер кинофестиваль жюриен җитәкли. Уфада аңа бик ошады: “Мин үземне өйдәге кебек хис иттем. Безнең уртак төрки тамырларыбыз бар һәм безгә мәдәниятебезне саклап калырга кирәк”, – дип билгеләп үтте Сәлим.

Стивен Сигал

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Америка акте­рының Әбҗәлил районындагы Сабантуйда башкорт биюен башкарган видеосы барлыкка килде. Ә республика Башлыгы көрәш фотоларын бастырып чыгарды: алар кыска вакытка спарринг-партнерлар булды. “Дөресен генә әйткәндә, Стивен үзенә башкорт көрәше техникасын күрсәтүне сорагач, яшьлекне искә төшереп, үзебезнең “алып ташлау” приемнарын күрсәтү теләге туды”, — дип язды Радий Хәбиров. — “Тик вакытында бер фикергә килдем: әгәр дә бу 120 килограммлы “махина”ның, бик күп төр көрәшләрдә чемпион исеме алган батырның мускул хәтере кабынып, мине бөтен Сабантуй алдында алып ташласа?..” Дөнья йолдызы сәфәренең максаты башка төрле иде: актер “Урал аръягы-2019” Бөтенрусия инвестиция форумында катнашучы буларак килгән иде.

***
Әлбәттә, бу исемлекне әле бик озак дәвам итәргә була. Әмма шунысын игътибарга алырга кирәк, безгә килгән кунакларның һәркайсы урындагы табигатьнең матурлыгына, халкының гадилегенә соклана. Уфа заманча шәһәр булса да, биредә тарихи объектларны саклап калуга да зур тырышлык салына. Бүген Уфада 1 миллион 181 мең кеше яши. Былтыр бу күрсәткеч
1 миллион 175 мең булган. Уфа кеше саны арту буенча Русия шәһәрләре арасында Топ-10 исемлегенә кергән. Шулай ук, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев белдерүенчә, 1000 кешегә туу буенча шәһәр шулай ук Топ-10 шәһәрләр исемлегендә. Киләчәктә дә яшә, чәчәк ат, гүзәл башкала!

Уфа турында кызыклы фактлар:

* Бервакыт монда 48,5 градус салкын теркәлгән.
* Уфа атамасының килеп чыгышы әле дә төгәл генә билгеле түгел.
* Уфаның мәйданы Тын океандагы — Тонга Корольлеге мәйданына тигез.
* Уфа территориясендә Франция башкаласы Париж җиде тапкыр урнаша алыр иде.
* Уфада яшәгән һәр кешегә уртача 200 квадрат метр яшеллек туры килә, бу аны Русиянең миллионлы шәһәрләре арасында иң яшел шәһәр итә.
* Уфаның символы — сусар. Бу хайван тирә-як урманнарда еш очрый.

Гөлия ГӘРӘЕВА.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: