Чарада республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев, урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов, республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы, агач йортлар төзүдә махсуслашкан ассоциацияләр, компанияләр вәкилләре катнаштылар.
- Башкортстан - илнең иң «яшел» төбәкләренең берсе. Республикада агач йортлар төзүнең потенциалы зур. Узган ел нәтиҗәләре буенча без чираттагы тапкыр торак төзү буенча рекорд куйдык, 3,3 млн квадрат метрдан артык торак төзедек, шуларның 2 миллионы - шәхси торак төзелеше. Республикада күптән түгел оештырылган Агач йортлар төзү ассоциациясе эшчәнлеге агачтан йортлар төзү үсешенә зур өлеш кертергә тиеш, - дип билгеләп үтте Алан Марзаев.
Республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов искәрткәнчә, 2030 елга ил Президенты йөкләмәсе буенча республикада ел саен 4 миллион квадрат метр торак сафка бастырылачак, шуның 2,6-2,7 миллион квадрат метры шәхси торак төзелешенә туры киләчәк.
- Соңгы елларда торак төзелешендә агач конструкцияләрне куллану ихтыяҗы арта бара. Агач йортлар төзелешен куллану торак төзелешенең гомум күләмендә 20 процентка кадәр артачак. Торакны тагын да уңайлырак итү өчен бергәләп тиешле карарлар кабул итәргә кирәк, - диде Артем Ковшов.
Фото: pravitelstvorb.ru