Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров махсус хәрби операция зонасыннан кайткан Азат Бадрановның Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары итеп билгеләнүе турында хәбәр итте. Бу вазыйфада ул Урал Килсенбаевны алыштырачак. Соңгысы Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына тәгаенләнә.
Моннан тыш, Азат Бадранов Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссияне җитәкләячәк, бу вазыйфаны ул махсус хәрби операция үткәрү зонасында хезмәт итәргә карар иткәнче биләгән иде.
Киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы “Әр-Рәхим” җәмигъ мәчетен төзү темасын да күтәрде. Ул билгеләп үтүенчә, Ураза бәйрәме көнендә бу уңайдан чираттагы эшлекле киңәшмә үткән. “Тулаем алганда, документлар тәртипкә китерелгән, төп тикшерүләр үткәрелгән, төп конструкцияләр норматив хәлдә. Быелга финанслау чыганаклары, эш төрләре һәм күләме билгеле. Штаб режимына күчегез, анда эшләр бик күп”, ─– диде Радий Хәбиров, мәчет төзелеше буенча оештыру эшен алып бару йөкләтелгән Хөкүмәт вице-премьеры Алан Марзаевка мөрәҗәгать итеп.
Башкортстан Белгород өлкәсеннән 498 баланы кабул итте. Аларны Илеш районының “Орленок” балаларны сәламәтләндерү лагерена һәм Әбҗәлил районының “Березки” ял йортына урнаштырачаклар. Төбәк җитәкчесе район башлыкларына бу мәсьәләне шәхси контрольгә алырга кушты. “Алар турында кайгырту ─ сезнең шәхси җаваплылыгыгыз. Вакыт-вакыт алар янына барыгыз, аларның туклану, уку һәм спорт эшчәнлеге ягыннан нәрсәгә мохтаҗ булуын белегез. Бу балалар фронт яны территориясеннән килгән, алар инде җитәрлек интеккән”, ─– дип күрсәтмә бирде ул район башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Шул ук вакытта, Башкортстанга Палестинадан сигез кешедән торган мәҗбүри күченүчеләрнең беренче төркеме килгән. Республика башка качакларны да кабул итәргә әзер. “Хөрмәтле хезмәттәшләр, җиңел булмаган чорда яшибез. Ныклы төбәк буларак, республикага менә шундый бурычлар йөкләнә. Шуңа күрә аларга бик җитди карарга кирәк”, –─ дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы шәһәр һәм районнарны пычрак өчен тәнкыйтьләде. “Быел яз иртә килде һәм карлар иртәрәк эреде. Без капиталь чистартуга бераз соңрак керештек. Мин шәһәрләрнең һәм район үзәкләренең чисталыгыннан канәгать түгел. Миңа контроль идарәсе барысын да оператив рәвештә хәбәр итә. Әйдәгез, яшәгән урыныбызны җыештыра башлыйк”, –─ дип мөрәҗәгать итте ул.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Әлшәй, Зилаер, Краснокама, Нуриман районнары аның су сиптерү машиналары сатып алу буенча йөкләмәләрен үтәмәгән. Бу районнарда бер генә су сиптерү машинасы да юк. Республика Башлыгы муниципалитетларның коммуналь техниканың язгы-җәйге чорга әзерлеге белән дә канәгать түгел. Контроль идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 14 муниципалитет кына югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә. “Эшне башлагыз. Безнең шәһәр һәм районнар чиста булырга тиеш!” ─ диде төбәк Башлыгы.
Быел яз “Яшел Башкортстан” акциясендә бөтен республика буенча 99 меңнән артык кеше катнашачак. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова хәбәр итте. Акция барышында 8 меңгә якын зур агач һәм 82 меңнән артык башка үсенте утыртылачак, 72 яңа тематик аллея формалаштырылачак.
Табигать янгыннарын, шулай ук, торак пунктларда ут казасы килеп чыгу хәвефен киметү максатында, 27 апрельдән махсус боерыкка кадәр республиканың бөтен территориясендә махсус янгынга каршы режим кертергә тәкъдим ителә. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов сүзләренчә, мондый режим гамәлдә булган чорда янгын хәвефсезлегенә өстәмә таләпләр куела, шул исәптән учак ягуны, коры үлән яндыруны тыю, гражданнарның урманга баруын чикләү, урманда һәм башка локаль янгыннарга юл куймауга юнәлтелгән өстәмә чаралар күрү күздә тотыла. “Бер үк вакытта, махсус янгынга каршы режим шартларында янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен гражданнарның һәм юридик берәмлекләрнең җаваплылыгы артачак, бу штраф санкцияләрен ике тапкыр арттыруда чагыла”, — дип ассызыклады Марат Латыйпов.
Радий Хәбиров әлеге тәкъдимне хуплады. Күп кенә күрсәткечләр, аналитик күзәтүләр һәм фаразлар буенча, быелгы җәй бик эссе булачак. “Димәк, янгын хәвефе тагы да арта. Моңа әзер булырга кирәк!” — дип ассызыклады республика Башлыгы.