+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 апрель , 21:41

Баланы бәрдергән дә качкан...

12 яшьлек баланың хәле ничек?

Баланы бәрдергән дә качкан...
Баланы бәрдергән дә качкан...

Кичә көндез Уфада 12 яшьлек баланы бәрдергәннәр. Бу хакта шәһәр автоинспекциясе хәбәр итә.

«Киа Сид» водителе, Октябрь проспектындагы 16нчы йорт ишегалдыннан чыкканда, велосипедта баручы 12 яшьлек баланы бәрдергән. Мәктәп укучысы җитди җәрәхәтләр алган.

Водитель вакыйга урыныннан качып киткән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тышкы күзәтү камералары ярдәмендә ул тоткарланган. Водитель Бәләбәй районының 35 яшьлек кешесе булып чыккан. Авария урынын калдырган өчен аны административ җаваплылыкка тарттырганнар.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү башланган.

Фото: Горобзор.ру сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: