+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель , 10:00

Мәскәүдә Башкортстанның икътисади һәм туристлык потенциалы тәкъдим ителде

17 апрельдә Мәскәүдә Русия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгы мәйданчыгында Башкортстанның чит дәүләтләрнең дипломатик корпусы өчен икътисади, инвестицион һәм туристлык потенциалын тәкъдир итү булды. Республиканы Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров һәм төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте.

Мәскәүдә Башкортстанның икътисади һәм туристлык потенциалы тәкъдим ителде
Мәскәүдә Башкортстанның икътисади һәм туристлык потенциалы тәкъдим ителде
Чарада шулай ук эшлекле даирәләр, Русия һәм чит ил киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров үзенең чыгышында Башкортстанның төрле өлкәләрдәге казанышларын, шулай ук республика җитәкчелегенең чит ил партнерлары белән элемтәләрне үстерү буенча тырышлыгын билгеләп үтте.

- Русиянең байлыгы аның төбәкләре, Башкортстанны да кертеп, үсә. Бу - үзенчәлекле мәдәният, тарихи истәлекле урыннар, шулай ук икътисади һәм инвестицион потенциалы булган уникаль төбәк. Башкортстан Европа һәм Азия тоташкан урында, Евразия континентының нәкъ үзәгендә урнашкан, ул хәзер дөнья икътисады һәм инвестиция эшчәнлеге үсешенең "мотор"ына әверелә, шулай ук дөньядагы цивилизация процессларының үзара бәйләнешен тәэмин итә. Бу күп гасырлык мәдәни бергәлекне билгели, Русия Президенты Владимир Владимирович Путин әйткәнчә, бу төбәкнең тарихын һәм заманча чынбарлыкны чагылдыра, - диде Сергей Лавров. - Башкортстанда төрле дин тотучы 110 милләт вәкилләре яши, алар төрле телдә сөйләшә. Алар арасындагы татулык нигезендә, Русия Федерациясенең барлык халыклары кебек үк, үзара ихтирам, традицияләргә, тарихка, дингә, тормыш рәвешенә һәм гореф-гадәтләргә сакчыл караш ята. Русия Президенты ассызыклаганча, 2007 елда Башкортстанның Русия составына керүенең 450 еллыгына багышланган җыелышта чыгыш ясаганда, бу республика илебезнең терәк төбәкләренең берсе булды һәм булып кала. Биредә милләтара һәм динара татулык үрнәген күрсәтә алдык. Бу үрнәкнең бүген ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында тәфсилләп сөйләп торуның кирәге юк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз презентациясендә перспектив проектлар, икътисади мөмкинлекләр, уникаль мәдәни-тарихи мирас һәм төбәкнең үзенчәлекле традицияләре турында сөйләде, шулай ук республиканың халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрен үстерү буенча планнарын белдерде.

- Башкортстан - Русия Федерациясе составындагы уникаль субъект. Ул инде 450 елдан артык илнең терәк төбәге булып тора. Бездә 4 миллионнан артык кеше - мөселманнар, православие һәм башка диннәр вәкилләре яши. Һәм шушы еллар, гасырлар дәвамында без тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә өйрәндек. Бу - безнең иң зур байлыгыбыз, - диде Радий Хәбиров. - Табигать республикага зур байлык, төрле ландшафт бүләк иткән. Башкортстан - зур территория, 142 мең кв. км мәйданлы. Һәм ул Европа һәм Азия тоташкан урында, Евразиянең йөрәгендә урнашкан. Уфадан 500 км радиуста миллионлы биш шәһәр урнашкан. Башкортстан 20 млн кеше яшәгән зур территориясе белән җәлеп итә.
Башкортстан Башлыгы фән һәм мәгариф өлкәсендә төбәкнең уникаль мөмкинлекләре турында да сөйләде. Республикада 10 меңгә якын чит ил студенты белем ала. Һәм бу өлкәдә хезмәттәшлекне алга таба да үстерәчәкләр.

- Без ил җитәкчелегенә зур халыкара вакыйгалар уздыруга ышанган өчен бик рәхмәтле. Узган ел Русия һәм Беларусь төбәкләренең X юбилей форумын уздырдык, ул бик югары дәрәҗәдә үтте һәм тышкы икътисади мөнәсәбәтләребезне үстерүгә чираттагы этәргечне бирде, - диде Радий Хәбиров. - Быел Русия Федерациясе Президенты карары белән безнең республикада Русия белән Казахстан арасында XX төбәкара хезмәттәшлек форумы узачак. Һәм, әлбәттә, бездә 2024 елда зур бәйрәм - төбәкнең матур, якты, үзенчәлекле башкаласы Уфаның 450 еллыгы. Бу зур вакыйга булачак, барыгызны да чакырабыз. Рәхим итегез! Welcome to Bashkortostan!

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: