+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель , 11:25

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?

Бакча эшләре безне көтә инде.

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?
Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?
Быел 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме чәршәмбегә туры килә. Шуңа күрә ял көннәре 28 (якшәмбе), 29 (дүшәмбе), 30 (сишәмбе) апрель һәм 1 май (чәршәмбе) булачак. Ә киләсе шимбә, 27 апрель, эш көне булачак. Шулай итеп, республикада бу эш атнасы алты көнлек булачак.

Аннары русиялеләрне 9 (пәнҗешәмбе)-12 майга (якшәмбе) кадәр Җиңү көнен бәйрәм итү хөрмәтенә дүрт көнлек каникуллар көтә. Май бәйрәмнәре башка көннәрдән ял көннәрен күчерү аркасында шундый озын килеп чыкты. Мәсәлән, 29 апрельгә - 27 апрельнең ял көне, 30 апрельгә - 2 ноябрьнең шимбәсе, 10 майга ял көне 6 гыйнварның шимбәсеннән күчерелде.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: