+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель , 11:09

Табигать казасын да җиңәрбез!

Ырынбур һәм Илек шәһәрләренә ярдәмгә өч күрше төбәктән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өстәмә көчләре һәм чаралары җибәрелде.

Табигать казасын да җиңәрбез!
Табигать казасын да җиңәрбез!

Ырынбур һәм Илек шәһәрләренә ярдәмгә өч күрше төбәктән: Башкортстаннан, Татарстаннан һәм Самара өлкәсеннән Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өстәмә көчләре һәм чаралары җибәрелде. Ә гуманитар ярдәм илнең бик күп төбәкләреннән, хәтта Запорожьедан да килә.

Башкортстаннан җыелма аэромобиль төркеме көн саен Ырынбур өлкәсе халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Йортлардан һәм йорт яны территорияләреннән су суырталар, ныгытма корылмаларын җиһазландыралар, азык-төлек һәм дарулар китерәләр.

Шәһәргә барлыгы 33 кеше һәм 10 берәмлек техника килгән. Өстәмә рәвештә, шешәле судан, гигиена чараларыннан тыш, алар өлкә үзәгенә торак йортлардан һәм социаль әһәмиятле объектлардан су суырту өчен 10 мотопомпа алып килә.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Уфа эзләү-коткару отрядының 11 коткаручысы хәзер Ырынбур өлкәсенең Тоцкое поселогы территориясендә эшкә җәлеп ителгән.

Алар тәүлек әйләнәсенә диярлек югары үтә торган машинада һәм көймәләрдә дежур тора мөмкин булган су дәрәҗәсен күзәтәләр, подваллардан су суырталар, эвакуациядән баш тартканнарга азык-төлек китерәләр.

5 апрельдән безнең коткаручылар 150 кешене, шул исәптән 40 баланы эвакуацияләде. Шулай ук су баскан территорияләрдән берничә дистә йорт хайваннары чыгарылган.
Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: