+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель , 18:40

Уфаның “Нефтехимиклар” паркы танымаслык булып үзгәрде

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты бөтен ил буйлап иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүнең нәтиҗәле коралына әйләнде. Башкортстанда соңгы 5 елда әлеге проект кысаларында 683 территория яңартылды, моның өчен федераль бюджеттан 6,5 миллиард сум акча җәлеп ителде. 2024 ел башында Президент Владимир Путин проектны 2030 елга кадәр озайту турында белдерде. Димәк, бөтен ил буйлап меңләгән яңа парклар, скверлар, аллеялар һәм кешеләрне җәлеп итә торган башка урыннар барлыкка киләчәк.

Уфаның “Нефтехимиклар” паркы танымаслык булып үзгәрде
Уфаның “Нефтехимиклар” паркы танымаслык булып үзгәрде

Узган ел Башкортстанда 123 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде, алар арасында 36 парк һәм сквер, 9 яр буе территориясе, 16 мәйдан, 18 җәяүлеләр зонасы, аллея һәм башкалар бар.

“Республика буенча күп йөрим, һәм чыннан да чагыштырырлык нәрсәләр бар. Безнең шәһәрләр һәм бистәләребез үзгәрә, яңа парклар, аллеялар, скверлар, халкыбызның яраткан ял итү урыннары барлыкка килә”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Русия Президенты указы нигезендә, илдә уңайлы мохите булган шәһәрләр өлеше 2030 елга 80 процент тәшкил итәргә тиеш. Башкортстан максатлы күрсәткечкә инде 2023 ел нәтиҗәләре буенча иреште. Русия Төзелеш министрлыгы тарафыннан бастырылган шәһәр мохите сыйфаты индексы нигезендә, республикада уңайлы мохите булган шәһәрләр саны 81 процентка җитте.

Башкортстанда төзекләндерү өчен территорияләрне тавыш бирү юлы белән халык үзе сайлый. Республика халкының югары активлыгын Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин билгеләде. Хәер, Башкортстан халкы бары тик тавыш бирү белән генә чикләнми, алар яңа киңлекләр проектларын, концепцияләрен сайлауда кызыксыну белән катнаша. Проектларны гамәлгә ашыруның барлык этапларында фикер алышулар җәмгыятьнең реаль ихтыяҗларына җавап бирә торган чыннан да уңайлы мохит алырга мөмкинлек бирә.

2024 елда “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда 123 территорияне төзекләндерү планлаштырыла, гомум суммасы - 1,2 миллиард сум. Алар арасында 20 парк һәм сквер, 9 яр буе территориясе, 6 мәйдан, 72 җәяүлеләр зонасы, аллеялар һәм башка иҗтимагый территорияләр бар. Башкортстанда 3 фонтан урнаштырылачак, 12 балалар, уен һәм спорт мәйданчыклары, 1 скейт-мәйданчык җиһазландырылачак.

2024 елда төзекләндерелә торган территорияләр арасында - уфалыларның һәм шәһәр кунакларының яраткан урыны Башкортстан урманчылары исемендәге парк та бар. Биредә спорт һәм балалар мәйданчыклары, пикник зоналары яңартылачак, җәяүлеләр өчен юллар төзекләндереләчәк. Моннан тыш, паркта яктырткычлар урнаштырылачак һәм видеокүзәтү системасы җиһазландырылачак.

Кыска гына вакыт эчендә Уфаның иң өлкән рекреацион зоналарының берсе “Нефтехимиклар” паркы үзгәрде. Черниковка халкы аны чагу, дип әйтә, шул ук вакытта үзенең үзенчәлеген саклап калган өчен ярата. Өлкән яшьтәгеләр монда ашыкмыйча йөрергә ярата, балаларга рәхәтләнеп уйнарга урын бар.

“Нефтехимиклар” мәдәният һәм ял паркы узган елның 12 июнендә ачылды. Яңартылган паркта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булды.

– Бүген, Уфаның туган көнендә, реконструкциядән соң “Нефтехимиклар” паркын ачабыз. Игътибар итегез, бу паркның исемен үзгәртмәдек. Бу - республика икътисадына ярдәм иткән нефть химиясе тармагына хөрмәт күрсәтү билгесе. Сез беләсез, Уфа хезмәт батырлыгы шәһәре булды, Җиңү яулауга зур өлеш керткән төп учреждениеләр Черниковкада урнашкан. Бу микрорайон үсә, үзгәрә: парклар, скверлар барлыкка килә, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе парк буйлап җәяү йөргәндә биредә уздырылган реконструкцияне бәяләде.

Паркта спорт һәм балалар мәйданчыклары, төрле өслекле тактиль сукмак барлыкка килгән, газоннар тәртипкә китерелгән. Территорияне яшелләндерүгә зур игътибар бирелгән, агачларның, куакларның һәм чәчәк атучы үсемлекләрнең төрлелеге арткан, барлыгы 370 агач һәм 200дән артык куак утыртылган. Аларга су сибү өчен автомат сугару системасын куелган. Паркта яңа яктырту һәм видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Проект кысаларында элек җимерелгән паркка керү урынындагы тарихи арка тергезелгән.
Паркта шулай ук этләр йөртү өчен мәйданчык, шахмат павильоны, җәмәгать туклануы һәм инвентарьны прокатка бирү пунктлары бар, 136 парк диваны һәм эскәмия, 136 урна урнаштырылган. Калинин һәм Октябрьнең 40 еллыгы урамнарыннан керү зоналары төзелгән. Барлык эшләрнең бәясе 424,6 миллион сум тәшкил иткән.

“Биредә реконструкция эшләре 2022 елның маенда башланган иде. 2023 елның җәендә, Уфа шәһәре көненә, аны төгәлләдек. Паркның символын – тарихи арканы тергездек. Калинин урамы ягыннан колоннада һәм арка юк иде, аларны гомум стилистиканы саклап калу һәм дәвамлылыкны символлаштыру өчен эшләдек. Паркта яңадан тулыканлы тормыш башлануын күрү күңелле. Күпләр өчен ул инде яраткан күңел ачу һәм ял итү урынына әверелде. Хәзер паркны эшләтеп җибәрү чоры артта калды, дип ышанып әйтергә була. Безнең бурыч – “Нефтехимиклар” паркын активлык белән тутыру. 2024 елда бу юнәлештә эшне көчәйтәчәкбез”, – диде Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев.

“Нефтехимиклар” паркы 1947 елда салынган һәм “Шәһәрнең Җиңү бакчасы” дип аталган. Ул 1947-49 елларда шәһәр халкының, шул исәптән мәктәп укучыларының, комсомолецларның һәм хезмәт ияләренең уртак көче белән төзелә. Ул вакытта аның мәйданы 22 гектар тәшкил иткән, парк составына “Химик” мәдәният йорты, “Строитель” стадионы, ә 1956 елда соңрак спорт залына әйләнгән җәйге кинотеатр кергән. 1955 елда бакча мәдәният һәм ял паркы статусы ала, 1980 елда аңа “Нефтехимиклар” исеме бирелә.

1950-60нчы елларда биредә парашют вышкасы торган, анда күнекмәләр һәм парашютчыларның күрсәтмә сикерүләре узган. Әмма 1970 елда ул җимерелгән. Шулай ук парк территориясендә “Строитель” стадионы урнашкан, ул 1960-80нче елларда дөньякүләм спидвей үзәге булган. 1990нчы елларда парк ташландык хәлгә килә, ә хәзер Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән яңарыш кичерде, танымаслык булып үзгәрде.

“Паркны хәзер танырлык түгел, ул сизелерлек үзгәрде, әмма шул ук вакытта аның үзенчәлеге саклап калынды. Парк искиткеч матур һәм чиста. Хәзер көннәр җылынгач, ул яшеллеккә күмеләчәк, бик матур булачак. Коляска белән йөрергә бик уңайлы. Элек реконструкцияләүгә кадәр булган белән чагыштырырлык та түгел”, – ди Черниковкада яшәүче Ирина һәм Денис Касыймовлар.

“Парк сыйфатлы һәм заманча итеп үзгәртеп корылды, балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен бик уңайлы. Утыртырга һәм ял итәр өчен эскәмияләр күп. Җәяүлеләр өчен сукмаклар һәм велосипед юллары төзекләндерелде. Мондый парклар һәм ял урыннары күбрәк булсын. Республика һәм башкала җитәкчелегенә зур рәхмәт”, – ди Халидә Шәйдулла кызы Монсыйпова.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: