Башкортстанда бер атна эчендә балалар ризыгына, чәйгә һәм чөгендергә хаклар арткан. Бу “Башстат” тарафыннан бастырылган мәгълүматлардан күренә.
Соңгы атна эчендә балалар өчен җиләк-җимеш консервалары, кара чәй, чөгендер һәм бәрәңге кыйммәтләнде. Бу ризыкларга бәяләр, шул тәртиптә, 2,2, 2, 1,9 һәм 1,4 процентка арткан һәм бер килограммы — 502,91, 1177,20, 45,76 һәм 22,79 сум тәшкил иткән.
Бер атна эчендә суганның бәясе — 3,8, кыярныкы — 2,5, кәбестәнеке — 2,2 һәм югары сортлы бодай оныннан ясалган макаронныкы 1,8 процентка төшкән. Әле суганның бер килосын уртача 30,32 сумга, кыярны — 150,63, кәбестәне — 36,01, ә макаронны 77,63 сумга сатып алырга мөмкин.
Автор фотосы.