+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель , 18:50

Милли бию көне дә булачак!

Бу хакта Радий Хәбиров хәбәр итте.

Милли бию көне дә булачак!
Милли бию көне дә булачак!


Тарих фәннәре кандидаты, Этнологик тикшеренүләр институтының этнография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Нечвалода башкорт костюмы буенча альбом-каталог чыгаруда ярдәм сорый. Бүгенге көндә, аның сүзләренчә, зур материал тупланган, шул исәптән архив материаллары да, уникаль экземплярлар да бар.

Радий Хәбиров республика Мәдәният министрлыгына, бу проектны өч ел дәвамында бюджеттан кирәкле акча бүлеп бирү мөмкинлеге булсын өчен, дәүләт заказы һәм техник бирем буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

"Милли костюмнарга кызыксынуның тергезелүе белән бәйле мәсьәләләргә без үзебезнеке кебек күпмилләтле республикада дәүләт сәясәтенең мөһим элементы буларак карыйбыз. Бездә бик бай культура бар һәм аны киләчәк буыннарыбыз өчен саклап калу мөһим. Бүгенге көндә тагын бер идея турында игълан итәргә һәм сөйләргә теләр идем. Без республикада тагын бер бәйрәм – Милли бию көне оештырырга телибез. Ул милли костюмнарны пропагандалау өчен дә эшләячәк, чөнки милли бию алар белән тыгыз бәйләнгән», - диде Радий Хәбиров.

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: