+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель , 22:50

Радий Хәбиров: "Камиллек - максат, без шуңа омтылып эшлибез"

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XIV съездының пленар утырышында чыгыш ясады.

Радий Хәбиров: "Камиллек - максат, без шуңа омтылып эшлибез"
Радий Хәбиров: "Камиллек - максат, без шуңа омтылып эшлибез"


Анда муниципалитетларның, федераль һәм республика дәүләт хакимияте органнарының 700гә якын вәкиле катнашаты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров съездда катнашучыларны сәламләде һәм муниципаль берәмлекләр алдында торган төп бурычларны билгеләде.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, үсеш программаларын дәвам итү, икътисадны, социаль өлкәне ныгыту, шәһәрләрне һәм авылларны төзекләндерү мөһим.

Төбәк җитәкчесе, ил җитәкчелеге муниципаль хакимияткә күбрәк игътибар бирә, дип ассызыклады. Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин «Русия Федерациясенең атказанган урындагы үзидарә хезмәткәре» дигән мактаулы исем булдырды.

– Күп кенә хезмәттәшләребезнең дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнарында зур эш стажы булуын исәпкә алып, без «Башкортстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтенең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем булдырырга карар кылдык, - дип хәбәр итте Радий Хәбиров. - Һичшиксез, күп еллар Ватанга лаеклы хезмәт иткән хезмәттәшләребезнең хезмәтен бәяләргә кирәк.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, муниципалитетлар вәкилләре кешеләр белән эшнең алгы сызыгында тора.

Республика җитәкчесе искәрткәнчә, Башкортстанда инициативалы бюджетлаштыруның алты практикасы гамәлгә ашырыла. 2014 елдан Урындагы башлангычларга ярдәм программасы кысаларында 5 меңгә якын проект гамәлгә ашырылган. Бу вакыт эчендә республика 3,5 миллиард сумга якын акча җибәргән, 1,7 миллиард сумны берлектә финанслау шартларында муниципалитетлар, иганәчеләр һәм халык үзе керткән. 2024 елда бу максатларга 600 миллион сум юнәлтергә планлаштыралар.

Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге белән аралашуга йомгак ясады.

- Без күп кенә мәсьәләләрне планлы рәвештә хәл итәбез. Бездә коммуналь инфраструктураның тузганлыгы өлкәсендә күп проблемалар бар. Минем шәһәрләр һәм авыллар, урамнар буенча дәгъваларым бар. Икътисад яхшы үсә, әмма монда да кыенлыклар бар. Тик без аларны үз көчебез белән, федераль программалар ярдәмендә җиңәргә тырышабыз, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Гомумән алганда, бездә яхшы, бердәм команда бар. Без камил дип әйтмим, ләкин кешеләр җаваплы эшли һәм тырыша. Шуңа күрә алга барабыз.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: