+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель , 18:55

Радий Хәбиров: "Сезнең идеяләрне хупларга әзербез!"

Бүген Башкортстанның Милли музеенда республика Башлыгы Радий Хәбиров милли костюм һәм бизәнү әйберләре ясаучы осталар белән очрашты.

Радий Хәбиров: "Сезнең идеяләрне хупларга әзербез!"
Радий Хәбиров: "Сезнең идеяләрне хупларга әзербез!"


Төбәк җитәкчесе аларны Милли костюм көне белән котлады һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Очрашу алдыннан Радий Хәбиров Республика Милли музееның күргәзмәләрен карады.

- Бу вакыт эчендә халыкның милли костюмга мәхәббәте барлыкка килде, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бу халыкара бәйрәм - бер-беребезгә карата дуслык һәм хөрмәт билгесе. Иң мөһиме - бу бәйрәм безнең үткәнебезгә күпер, чөнки үткәннәр - безнең таянычыбыз.
Төбәк җитәкчесе үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Башкортстанда халык сәнгать кәсепләренә ярдәм итү буенча республика программасы гамәлдә.

- Һәр ел бу программага без субсидияләргә, җиһазлар һәм материаллар сатып алуга китә торган 10 миллион сумга якын акча салабыз, – дип сөйләде Радий Хәбиров. - Милли кием тегү, бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнүчеләр өчен дә шундый ук программа төзергә әзермен. Без аны эшли башладык инде. Бу шулай ук материал яисә җиһаз бәясенең яртысын субсидияләү өчен конкрет акча булачак. Быел без программаны эшләтеп җибәрәчәкбез.

Шулай ук республика Башлыгы осталарны борынгы башкортларның заманча кыяфәтен һәм кием элементларын берләштергән башкорт эшлекле костюмы образын үстерүне дәвам итәргә чакырды.

- Бүген миндә модельерлар белән бергә ясаган стильләштерелгән костюм бар. Безгә яшьләр дә бу тарихка кушылсын өчен яңа идеяләр кирәк, - дип тәкъдим итте Радий Хәбиров. - Безнең республика уникаль. Һәм без сезнең идеяләрне хупларга әзер.

Бу хакта тулысынча https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/176852.html сылтамасы аша белергә була.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: