+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель , 18:20

Радий Хәбиров террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырды

19 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Террорчылыкка каршы комиссия һәм Оператив штабның берлектәге утырышын уздырды. Көн тәртибендә - май бәйрәмнәре чорында иҗтимагый иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре, шулай ук бигрәк тә яшьләр даирәсендә террорчылык һәм неонацизм идеологиясенә каршы тору чаралары.

Радий Хәбиров террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырды
Радий Хәбиров террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырды

- Май башындагы тантаналы һәм мәдәни-киңкүләм чараларда республика халкы һәм кунаклары күп булыр дип көтелә. Шуңа бәйле рәвештә бездән максималь концентрация һәм мобилизация, кешеләр булган урыннарда хәлне тулысынча контрольдә тоту таләп ителә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бөтен көч һәм чаралар терактлар куркынычына, республиканың теләсә кайсы ноктасында җәмәгать тәртибенә куркыныч янауга әзер булырга тиеш.

- Башкортстанга чит илләрдән килгән кешеләр агымы югары булып кала. Бу фонда территориядә терактлар үткәрү өчен чит ил гражданнарын һәм мигрантларны яллау куркынычы арта, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Утырышта катнашучылар май бәйрәмнәре чорында ведомствоара хезмәттәшлек тәртибен, шулай ук хокук саклау органнары, оператив һәм авария хезмәтләренең төп юнәлешләрен билгеләде.

Эш нәтиҗәләре буенча профилактик чаралар комплексын уздыру, медиамохитне һәм мәгълүмат каналларын даими мониторинглау, икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларындагы төп предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренең һәм белгечләренең өстәмә инструктажын уздыру буенча тәкъдимнәр әзерләделәр.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: