“Мин СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне үз эшем дип кабул итәм. Чынлыкта, бу - иң авыр моментларның берсе. Күптән түгел мин Миякә районына очрашуга бардым. Бер ханымның улы - десантчы Гостомел янында һәлак булган. Шунда ук 20нче мартта очучы улы һәлак булган гаилә утыра, алар сугышчыны яңа гына күмгәннәр.
Генерал Шәйморатов орденын һәлак булганнан соң тапшырган вакытта алар елый башлый. Бу - зур трагедия, аңлыйсызмы? Баласы һәлак булган. Мин аларга ярдәм күрсәтүне үземнең изге бурычым дип кабул итәм. Чөнки аларның уллары безнең хакка һәлак булган”,- диде республика Башлыгы.
“Без мобилизация буенча алынганнарга да, контрактчыларга да, кем безгә яза, барысына да ярдәм итәбез. Командирлар моны яхшы белә һәм шуңа да мөрәҗәгатьләр күр килә”,- диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"