Уфада Агыйдел елгасында су дәрәҗәсе күтәрелү дәвам итә
Әлегә мәгълүм булганча, су дәрәҗәсе 600 сантиметр тәшкил итә, ә 730 сантиметр хәвефле дәрәҗә дип санала. Хәлне даими мониторинглау дәвам итә
Уфада Дим, Киров һәм Ленин районнарында 6 юл участогы, Дим районында өч бакча ширкәте территориясен ("Озон", "Козарез", "Альбатрос") һәм Киров районының Кооператив аклан бистәсендәге йорт яны участокларын су басу контрольдә тора.
Фото: bashinform.ru