Документка Башкортстан Республикасы туризмны үстерү үзәге директоры урынбасары Елена Әбделманова һәм Үзбәкстан Республикасы Ташкент өлкәсе туризм идарәсе башлыгы Җәмшид Бабажанов кул куйдылар.
Документ Русия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы территориясендә туризм өлкәсендә гомум кулланышта булган бердәм мәгълүмати мохит булдыру һәм үстерү максатларында Башкортстан һәм Үзбәкстан хезмәттәшлеген күздә тота. Яклар Үзбәкстан һәм Башкортстан туроператорлары өчен үзара мәгълүмати турлар үткәрү турында килеште. Шулай ук үзара белешмә-мәгълүмати материаллар белән алмашу, туристик маршрутларны һәм хаҗ турларын бергәләп эшләү турында.
Халыкара сәнәгать күргәзмәсе "Иннопром. Үзәк Азия" 22-24 апрельдә Ташкентта уза. Форумда Башкортстан делегациясен төбәк хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкли. Делегация составына, рәсми кешеләрдән тыш, 70 тирәсе предприятие вәкилләре керде. Башкортстан форумның стратегик партнеры булып тора.
Фото: pravitelstvorb.ru