+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель , 18:35

Радий Хәбиров Илче Тимур Зәбиров белән очрашты

23 апрельдә Дубайда Халыкара бизнес-форум мәйданчыгында республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тимур Зәбиров белән очрашты. Көн тәртибендә - Башкортстанның БГӘ белән хезмәттәшлегенең өстенлекле юнәлешләре.

Радий Хәбиров Илче Тимур Зәбиров белән очрашты
Радий Хәбиров Илче Тимур Зәбиров белән очрашты

Очрашуны ачып, Радий Хәбиров 17 апрельдә Мәскәүдә Русия Чит ил эшләре министрлыгы мәйданчыгында Башкортстанның чит дәүләтләрнең дипломатик корпусы өчен икътисади, инвестицион һәм туристлык потенциалын тәкъдим итү турында сөйләде.

- 85 дәүләттән вәкилләр дә катнашты, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без шулай ук күргәзмә, мәдәни программа әзерләдек. Презентациядән соң бик күп аралаштык, элемтәләрне җайга салдык. Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров бу чарага югары бәя бирде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстан дөньяның 100дән артык дәүләте белән хезмәттәшлек итә. Ныклы мөнәсәбәтләр кору өчен төбәк Русия Федерациясе Сәүдә вәкиллеге составында үз вәкиллекләрен ача. Алар инде Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Кытай һәм Төркиядә гамәлдә. Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә мондый вәкиллекләр ачу мәсьәләсе карала.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика гарәп илләре белән киң хезмәттәшлеккә әзер. Сүз Якын Көнчыгыш илләре һәм Африка базарларына чыгу буенча үзара сәүдә, уртак проектлар үсеше турында бара.

- Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә БГӘ алтынчы урында тора. Узган елда гына да сәүдә күләме биш ярым тапкыр артты. Бу - бик яхшы күрсәткеч. Без югары технологияләр, спорт һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлекне актив киңәйтәбез, - диде Радий Хәбиров.

Русия Илчесе Башкортстан Башлыгына ярдәмнәре һәм хезмәттәшлекне үстерүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдерде.

- Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - гарәп дөньясында әйдәүче сәүдә-икътисади партнерыбыз, - дип билгеләп үтте Тимур Зәбиров. - Русиянең бу ил белән кооперация өчен зур мөмкинлекләре бар. Без хезмәттәшлекне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгара алабыз.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: