+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель , 09:20

Радий Хәбиров нинди серләрне чиште?

Башкортстан Башлыгы киңкүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты 18 апрельдә Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең студентлар кампусы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика киңкүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм блогерлар белән очрашты. Төбәк җитәкчесе Башкортстанның социаль-икътисади үсеше, идарә командасының эшчәнлеге һәм алдагы елларга планнар турындагы сорауларга җавап бирде. Түбәндә аның иң мөһим белдерүләрен тупладык.

Радий Хәбиров нинди серләрне чиште?
Радий Хәбиров нинди серләрне чиште?
Вузара студентлар кампусын төзү

Без монда нигез салудан башлап, биналарны бизәкләү материалларына кадәр барысын да эталон итеп эшләргә тырыштык. Минемчә, начар килеп чыкмады.
Алда – төзелешнең төп этабы. Без экспертиза бәяләмәсен алдык инде. БашДУның дүртенче тулай торагы урынында 4 мең квадрат метр мәйданлы “21 мәктәбе” элементлы санлы технологияләр һәм генетика комплекслы үзәген төзиячәкбез. Бу 2024 елның декабрендә тәмамланырга тиешле кампусның икенче объекты.

Ә ел ярымнан соң гомум мәйданы 120 мең квадрат метр булган җиде күпкатлы бина барлыкка килергә тиеш. Бу – бик амбициоз һәм катлаулы бурыч. 2024 елның җәендә әлеге объектларны төзүгә керешәчәкбез.

Икенче срок

Мин бу карарны кабул иткәндә, моңа кадәр башлаган күп кенә проектларны тормышка ашырырга кирәк булудан чыгып эш иттем. Сез беләсез, мин Ватаныбызны саклаучы иреклеләр бүлекчәләрен төзү инициаторы булдым.

Яугирләргә ярдәм итү эшен тиешенчә җайга салдык. Сез бу ярдәмнең барлык чаралары, гуманитар конвойлар турында беләсез. Мондый вакытта бу эштән китәргә кирәкми, дип саныйм.
Шулай ук безнең идарә командасының куелган бурычларны уңышлы хәл итүеннән чыгып эш иттем. Кешеләргә биргән күп кенә вәгъдәләрне үтәдек. Әмма тагын берничә мәсьәлә бар, аларны тәмамларга һәм эшләргә кирәк. Барыбызга да бу катлаулы заманны бергә узарга кирәк. Без моны булдыра алырбыз, дип уйлыйм.

Русия Президенты белән очрашу

Һәр төбәк җитәкчесе Президент белән федераль ярдәм белән генә хәл итә алырлык мәсьәләләр турында сөйләшергә тырыша. Владимир Путин белән очрашуымның ябык өлешендә, чыннан да, яңгыратырга мөмкин булган темалар булды.

Беренчесе. Амбициоз бурыч – Уфаны Көньяк урап узу юлын төзү. Быел проектның иң зур өлешен тәмамлыйбыз. Бу – Пугачев урамы һәм чишелеш, анда тәртип урнаштырабыз. Бәясе 30 миллиард сумнан артык булган җитди проект ул.

Көньяк урау юлы “Мега” районында Агыйдел елгасы аша күпер салуны, ике юлүткәргеч, 8 километрдан артык озынлыктагы юл салуны үз эченә ала. Бәясе – 40 миллиард сум тирәсе. Федераль үзәк ярдәменнән башка бу мәсьәләне хәл итеп булмаячак.

Президент идеяне хуплады, тиешле күрсәтмәләр бирде. Һәм без инде бу проект буенча Русия Хөкүмәте белән эшлибез.

Икенчесе. Владимир Владимировичтан сугыш ветераннарының яңа госпитален төзүдә ярдәм итүне сорадым. Госпиталь 1862 елда төзелгән бинада, мәдәни мирас объектында урнашкан. Бу – бәясе 10 миллиард сумнан да ким булмаган зур проект. Анда 400 койка булачак – хәзергегә караганда дүрт тапкыр күбрәк.

Өченчесе. Русия Президенты 2030 елга кадәр илдә лидерлык дәрәҗәсендәге 12 мәктәп ачуны йөкләде. Мин Владимир Владимировичка, Идел буе федераль округында безнең балалар бик күп, ләкин бер генә флагман мәктәп тә юк, дидем. Без нигез итеп Русия мәгариф учреждениеләренең иң яхшы үрнәкләрен алып, мондый мәктәпне проектлаштырдык һәм аның өчен күптән түгел ачылган Өлфәт Мостафин исемендәге спорт әзерлеге үзәге белән янәшә урын билгеләдек.

Президент тиешле култамганы куйды һәм без Русиянең Мәгариф министрлыгы белән актив эшлибез.

Биш еллык эш йомгаклары

Без коронавирус чорын, санкцияләр басымын уңышлы уздык, махсус хәрби операциягә ярдәм оештырабыз. Болар барысы да авыр шартларда барды. Шул ук вакытта без Башкортстанны да үстердек. Социаль-икътисади күрсәткечләрнең күбесе начар түгел. Без уңышлы эшләдек дип әйтә алам.

Күппланлы эшчәнлегемдә мин күңел өчен эшләгән әйберләр дә бар. Миңа парклар белән шөгыльләнү бик ошый.

Уфадагы Совет мәйданы һәм булачак мемориаль комплекс

Без һәйкәлне 2022 елның 11 октябрендә ачтык. Бу һәйкәл генерал Шәйморатов һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә генә түгел, ул – Ватан өчен сугышларда һәлак булганнарга мемориал.
Махсус хәрби операция бара. Бөек Ватан сугышыннан соң бу – безнең илгә каршы агрессия дәрәҗәсе буенча иң авыр, иң колачлы конфликт. Шуңа күрә СВОга багышланган мемориал булдыру турында уйлыйбыз.

Тышкы икътисади эшчәнлек

Бизнес-миссия белән башка илләргә чыкканда, очрашулар нон-стоп режимында бара. Көн ярым эчендә күп чаралар уздырабыз.

Шушы көннәрдә Русиянең Чит ил эшләре министрлыгында яхшы чара уздырдык. Башкортстанны тәкъдим итүдә 80нән артык дәүләт вәкилләре булды.

Хәзер тышкы икътисади эшчәнлек белән шөгыльләнү гадәттән тыш катлаулы. Әмма без моны эшләргә тиеш дип саныйм, өстәвенә, моның өчен мөмкинлекләр һәм компетенцияләр бар.

Колледж һәм вуз тулай торакларын ремонтлау

Юлламасында ил Президенты Владимир Путин мәктәпләрне капиталь төзекләндерү үрнәгендә вузлар, техникумнарның тулай торакларын ремонтлау программасы турында игълан итте. Сүз уңаеннан, без федераль акчалар исәбенә Русиядә иң күп мәктәп биналарын ремонтладык. Шуңа күрә югары уку йортлары ректорлары хәзер үк активлык күрсәтергә, проектлар әзерләргә тиеш.

Республикага яшьләрне җәлеп итү

Китүче һәм кайткан яшьләр арасында баланс безнең файдага. 2023 ел нәтиҗәләре буенча республикага 2 мең яшь кеше кайткан. Мондый хәл беркайчан да булмады. Яшьләр Башкортстаннан күпләп киткән вакыттагы авыр тенденцияне җиңдек. Аларны Санкт-Петербургка яки Мәскәүгә, башка төбәкләрнең югары уку йортларына укырга бармагыз, дип өндәргә кирәк түгел. Бу университетлар – безнең мәгариф флагманнары. Әлбәттә, яшьләрнең иң амбициоз өлеше анда укырга китәчәк. Укудан соң яшьләрнең бер өлеше үзен башка шәһәрләрдә табачак, ә бер өлеше – юк. Менә алар Башкортстанда булырга тиеш.

Яшьләрнең башка төбәкләрдә югары белем алуы яхшы. Ләкин укудан соң алар кече ватанына кайтсын өчен барысын да эшләргә кирәк.

СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм

Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүне, мондый ир-егетләрне тәрбияләгән өчен ата-аналарына рәхмәт белдерүне үземнең бурычым, дип саныйм. Без сугышчыларның туганнары һәм якыннары турында кайгыртырга, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш.

СВОда Башкортстаннан күпсанлы хәрби хезмәткәрләр катнаша. Мобилизацияләнүчеләргә, контрактчыларга – барысына да ярдәм итәбез. Финанслау чыганаклары төрле. Бюджет исәбенә нәрсәдер сатып алабыз, нәрсәдер – безнең халыкның һәм юридик берәмлекләрнең иганәләре исәбенә. Халык та ярдәм итә. Уртак көч белән инде 120 гуманитар конвой озаттык.

Алдагы сайлау кампаниясе

Русия Президенты белән сөйләшкәнгә кадәр, сайлау кампаниясе турында, гомумән, уйламадым.
Агитация алып барачакмынмы? Үзем турында сөйләү мәгънәсез, болай да һәрвакыт халыкның күз алдында. Ләкин мин кешеләргә ике сорауга җавап бирергә тиеш. Беренчесе – “Нигә мин сайлауларга барам?” һәм икенчесе – “Җиңгән очракта нәрсәләр эшләячәкмен?”

Икенче сорау “Башкортстан 3.0” стратегиясе белән бәйле. Узган инаугурациядән соң ук мин Башкортстанның социаль-икътисади үсеш юнәлешләре турында 2024 елга кадәр указга кул куйган идем. Анда барлык саннар һәм максатчан күрсәткечләр билгеләнгән, асылда, минем вәкаләтләр чорына төгәл программа иде. Бу указдан күп нәрсә эшләде, тик барысы да түгел. Чөнки без бу документны әзерләгәндә, COVID, махсус хәрби операция, санкцияләр булачагын белмәдек.

Әгәр халык хупласа һәм тагын бер кат ант итәргә туры килсә, яңа указга кул куячакмын. Анда 2030 елга кадәр эшләргә кирәк булган бөтен нәрсә: Башкортстанда уртача хезмәт хакы нинди булачак, ничә ФАП, балалар бакчасы һәм мәктәпләр төзеләчәк, ремонтланачагы турында язылачак.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: