+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель , 14:55

Радий Хәбиров Русия-Әмирлек эшлекле советы рәисе белән очрашты

Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Халыкара бизнес-форум мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия-Әмирлек эшлекле советы (РЭДС) рәисе, генеральный директоры - "Росгеология"нең Идарә рәисе Сергей Горьков белән очрашты. Көн тәртибендә - Башкортстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре предприятиеләре арасында бизнес һәм сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлекне ныгыту перспективалары.

Радий Хәбиров Русия-Әмирлек эшлекле советы рәисе белән очрашты
Радий Хәбиров Русия-Әмирлек эшлекле советы рәисе белән очрашты
Сергей Горьков билгеләп үткәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - ул Көнчыгыш һәм Көнбатышны тоташтыручы глобаль эшлекле һәм икътисади үзәк. БГӘнең транспорт-логистика инфраструктурасы - дөньяда иң яхшыларның берсе, шул исәптән монда бизнесның төрле тармаклары өчен тиешле инфраструктурасы белән 40тан артык махсус зона бар.

Шундый зоналарның берсе - 5,5 мең гектар мәйданлы Евразия сәүдә-сәнәгать хабы. Аның максаты – Фарсы култыгы илләрендә һәм башка дәүләтләрдә бизнесны озата бару һәм үстерү буенча өстәмә инструментлар алу, чик буе сәүдәсе һәм Русия компанияләре продукциясен чит ил базарларына чыгару өчен "бер тәрәзә" режимын булдыру. Хаб резидентлары җирне, җитештерү һәм склад мәйданнарын арендалау өчен ташламалар ала, шулай ук БГӘдә бизнес алып бару буенча тулы ярдәм тоя.

Сергей Горьков хәбәр иткәнчә, хаб нәтиҗәсендә Русия компанияләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләре территориясендә җитештерү һәм җыю мәйданчыклары, склад инфраструктурасы булдырырга, анда җитештерүне локальләштерергә, чит ил базарларына Русия продукциясен экспортлауны оештырырга, шулай ук башка мөмкинлекләр һәм преференцияләр алырга мөмкин.

РЭДС рәисе билгеләп үткәнчә, Башкортстаннан күп кенә компанияләр Фарсы култыгы илләре базарларына чыгу белән кызыксына һәм алар өчен Уфада Евразия хабының мөмкинлекләрен тәкъдир итәргә тәкъдим итә.

Радий Хәбиров бу инициативаны хуплады һәм Русия-Әмирлек эшлекле советы командасын, шул исәптән эре халыкара һәм федераль бизнес-форумнарда катнашу өчен, Башкортстанга чакырды.

Очрашуда, шулай ук, Башкортстан һәм «Росгеология» арасында хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез: 2021 елның июнендә Петербург Халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Радий Хәбиров һәм Сергей Горьков җир асты байлыкларын геологик өйрәнү һәм үзләштерү, шулай ук республиканың минераль-чимал базасын тергезү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалаганнар иде.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: