+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 апрель , 21:55

Айнык авыллар - тормыш таләбе

Бүген "Торатау" Конгресс-холлында 2023-24 елларда "Аек авыл" республика конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды.

Айнык авыллар - тормыш таләбе
Айнык авыллар - тормыш таләбе


2023-24 елларда «Аек авыл» республика конкурсының 12 җиңүчесе агымдагы елның 16 апрелендә узган Оештыру комитетының йомгаклау утырышында расланды. Нигезләмә буенча, аларны халык саны буенча номинацияләрдә билгелиләр.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе, "Аек авыл" республика конкурсының Оештыру комитеты рәисе Максим Забелин "Аек авыл" республика конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләүдә түбәндәгеләрне билгеләп үтте.

- "Аек авыл" социаль әһәмиятле проект булып тора. Русия Президенты Владимир Путин быел Федераль җыелышка Юллама белән чыгыш ясаганда Русиядә алкоголь куллануның шактый кимегәнен билгеләп үтте. Бу, әлбәттә, милләтнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Республикада "Аек авыл" конкурсын үткәргәндә, без әкренләп куелган бурычларны хәл итүгә барабыз, чөнки бу авылларда яшәүчеләр бик актив һәм аек яшәү рәвешен пропагандалыйлар, димәк, безнең сәламәт һәм бәхетле гаиләләребез күбрәк. Авылларны төзекләндерү уңайлы гаилә мохитен яхшыртуга тәэсир итә, һәр авыл кешесенең катнашуы халкыбызның рухилыгы, гореф-гадәтләре үсешендә онытылмас эз калдыра. Ел саен конкурс жюрие авыл халкына сокланып карарга мөмкинлек бирүче уникаль практикаларны билгеләп үтә. Без яңа предприятиеләрнең барлыкка килүен, гаиләләрнең һәм авылларның ныгуын күрәбез. «Аек авыл» проекты сезнең аша иң яхшы идеяләрне туплый, хөрмәтле конкурста катнашучылар", - дип билгеләп үтте Максим Васильевич.

Фото: Азат Гиззатуллин


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: