+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 апрель , 16:10

Белоруссия кибете кайда ачыла?

Башкортстан башкаласына Беларусь Республикасы делегациясе килде, аның составына җиңел сәнәгать һәм агач эшкәртү, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм башка эшчәнлек өлкәләрен җитәкләүче ведомстволар вәкилләре кергән.

Белоруссия кибете кайда ачыла?
Белоруссия кибете кайда ачыла?
Сәфәр барышында Белоруссия коллегалары озак вакытлы арендага тәкъдим ителә торган йорт өчен белорус товарлары кибетен ачу мәйданчыкларын, шулай ук булачак сәүдә үзәге бинасын төзү мөмкинлеге булган мәйданчыкларны карады. Бу хакта Русия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан Республикасы вәкиле Константин Климин хәбәр итте.

- Башкортстан һәм Беларусь хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркем утырышында без Уфада Белоруссия сәүдә үзәге ачылу турында килешүләргә ирештек, анда төрле тармаклардагы белорусс җитештерүчеләре генә тәкъдим ителәчәк: азык-төлек продуктларыннан алып, мебельгә кадәр. Бу килешүне очрашу протоколында теркәдек һәм аны үтәү буенча планлы эш алып барабыз.

Бу Уфада мондый төрдәге беренче кибет түгел. Үткән Х Русия һәм Беларуссия төбәкләре форумы кысаларында без Белоруссия азык-төлек товарлары кибетен ачтык. Бу - безнең дустанә һәм нәтиҗәле мөнәсәбәтләребезне ныгытуга һәм үстерүгә таба тагын бер адым, - дип билгеләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: