+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 апрель 2024, 02:50

Берьюлы өч гомер шартлап өзелгән

Туймазыда коточкыч юл һәлакәте булган.

Берьюлы өч гомер шартлап өзелгәнБерьюлы өч гомер шартлап өзелгән
Берьюлы өч гомер шартлап өзелгән

Туймазы районында өч кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, авария кичә кичке якта М-5 Урал автоюлының 1312 километрында була. «FAW» һәм «Лада ларгус» зур йөк машиналары бәрелешкән, дип хәбәр итә баш автоинспектор Владимир Севастьянов.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм ике пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат була.

Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли. ЮХХДИ хезмәткәрләренең эшен координацияләү һәм ярдәм күрсәтү өчен вакыйга урынына республика Дәүләт автоинспекциясе идарәсе хезмәткәрләре чыккан. Шулай ук Бакшкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш Тикшерү идарәсе юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерү буенча махсуслаштырылган бүлеге хезмәткәрләре һәм Эксперт-криминалистик үзәгенең эксперт-автотехниклары эшли.

Һәлакәтнең шартлары ачыклана.

Бәйрәмнәр якынлашу белән, юлларда хәвеф арта, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас