- Бездә тулыканлы ял оештыру өчен барлык шартлар тудырылган, без табигать стихиясенә эләккән балаларга республикада мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен барысын да эшләячәкбез, - дип билгеләп үтте Башкортстан Мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.
«Дружба» лагеренда балаларга уңайлы яшәү өчен 2 йокы корпусы әзерләнгән: инфраструктура, азык-төлек блогы, территория. Медицина хезмәткәрләре беренчел медицина тикшерүе үткәрәләр.
Мәктәп укучыларын Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Лира Терегулова сәламләде.
Балалар 21 көн эчендә тулы канлы ял алачак һәм көчләрен кайтарачак.