+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 апрель , 20:05

Радий Хәбиров «Мэрлар мәктәбе» тыңлаучылары алдында чыгыш ясады

26 апрельдә Уфада «Торатау» конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Мэрлар мәктәбе» муниципаль кадрлар идарә резервын үстерү федераль программасының «Муниципалитетлар икътисады һәм финанслары» мәгариф модуле эшендә катнашты. Аны Русия Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Югары дәүләт идарә мәктәбе гамәлгә ашыра.

Радий Хәбиров «Мэрлар мәктәбе» тыңлаучылары алдында чыгыш ясады
Радий Хәбиров «Мэрлар мәктәбе» тыңлаучылары алдында чыгыш ясады
Төбәк башкаласының дискуссия мәйданчыгы бөтен илдән 80 муниципаль хезмәткәрне җыйды. Көн тәртибендә - территорияләрне социаль-икътисади үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм әлеге өлештә урындагы үзидарә органнарының төп бурычлары.

Башкортстан Башлыгы катнашучыларны узган Урындагы үзидарә көне белән котлады, ул 21 апрельдә билгеләнде. Үз чыгышында Радий Хәбиров республика идарә командасының мөһим эш принципларын билгеләп үтте, алар шәһәр һәм районнарның динамик үсешенә ярдәм итә.

- Мин шәхси тәҗрибәмдә муниципалитет җитәкчеләренең хезмәте никадәр катлаулы булуын беләм. Мәскәү өлкәсе Красногорск идарә командасын җитәкләгәндә, без халык белән даими элемтәдә торырга һәм аларның биргән вәгъдәләрен үтәргә тырыштык, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Һәм бүген мин муниципалитет башлыклары алдына кешеләр белән мәҗбүри тәртиптә аралашу һәм үз карарларым өчен җаваплы булу бурычын куям.

Төбәк җитәкчесе шулай ук бизнесны үстерү буенча урындагы хакимиятнең төп инструментларына кагылды.

- Безнең муллыкның төп чыганагы - эшләүче икътисад, шул исәптән аның инвестицион секторы. Башкортстан Башлыгы вазифасында эшли башлаганнан бирле мин бу юнәлешне үстерү белән шөгыльләнә башладым, - дип ассызыклады Рәдий Хәбиров. - Без бизнес-шериф вазифасын булдырдык - эшкуарлык үсеше һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен җаваплы шәһәр яки район башлыгы урынбасары. Муниципаль дәрәҗәдә һәм «Инвестсәгате» республика дәрәҗәсендә даими рәвештә «Эшкуарлык сәгатьләре» уздырабыз. Бу киңәшмәләрдә яңа проектларга ярдәм итү турындагы карарны оператив рәвештә кабул итәбез яки аларны гамәлгә ашырудагы агымдагы кыенлыкларны бетерергә ярдәм итәбез. Нәтиҗәдә, соңгы биш елда төбәк икътисадына инвестицияләр күләме 52,9 процентка артты.

Төбәк җитәкчесе шулай ук мәгариф модулендә катнашучыларның сорауларына да җавап бирде. Донецк Халык Республикасының Ясиново муниципаль округы башлыгы Дмитрий Шевченко Башкортстан хәрби хезмәткәрләренә алдынгы урыннарда булган һәм ДНР торак пунктларын нацист формированиеләреннән азат итә торган хәрби хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. Муниципалитет җитәкчесе Башкортстан территориясендә эшләп килүче инвесторларга ярдәм чаралары белән кызыксынды.

- Без күптән Донбасс төбәкләре белән дус. Луганск Халык Республикасында безнең Красный Луч шеф шәһәре бар, - дип сөйләде Радий Хәбиров. - Безгә Русиянең яңа төбәкләре белән бизнес-миссияләр алмашу бик кызык. Һәм, әлбәттә, без инвесторларга ярдәм итәргә әзер, шул исәптән Донбасстан да. Башкортстанда эшкуарлык инициативаларына ярдәм итүнең киң исемлеге эшли.

Республика Башлыгы шулай ук "Мэрлар мәктәбе" оештыручыларына һәм катнашучыларына Уфага сәфәреһәм муниципалитетлар үсешенең уңышлы практикаларын алмашу өчен мәйданчык булдырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: