+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 апрель , 14:15

Мәскәүдә уникаль "Күптөрле Башкортстан" келәме тукыла

Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмәсе мәйданчыгында Халык иҗаты атналыгында уздырыла торган искиткеч вакыйга кысаларында Башкортстан стендына килүчеләр «Күптөрле Башкортстан» уникаль бизәкле киез келәм ясаячак. Проект республикабыз һәм бөтен Русиянең мәдәни мирасының берләшүен һәм байлыгын чагылдыручы чагу символ булачак.

Мәскәүдә уникаль "Күптөрле Башкортстан" келәме тукыла
Мәскәүдә уникаль "Күптөрле Башкортстан" келәме тукыла


Бу иҗади процесста катнашу теләге булган һәр кеше өчен ачык. Келәм заманча «коры» техникада эшләнә, ә «юеш киез» техникасында төгәлләнәчәк. Эшләнмәне Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар орнаментлары бизәячәк.

Келәм ясау процессы оста, Русия һәм Халыкара Рәссамнар берлекләре, «Киез буенча осталар иҗат берлеге» ассоциациясе әгъзасы Ләйсән Гыйльманова җитәкчелегендә гамәлгә ашырылачак.

«Бу сәнгать әсәре Русиянең күпмилләтле мирасының дуслыгы, гармониясе һәм бердәмлеге символикасын гәүдәләндереп кенә калмый, гүзәл илебезнең мәдәни төрлелеге һәм рухи байлыгы чагылышы да булып тора», - дип ассызыклады оста.

Иҗади проект 29 апрельдә тәмамланачак һәм тәкъдим ителәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: