+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 апрель 2024, 15:41

Башкорт телендә диктант язучылар саны арта

Уфада башкорт теленнән халыкара диктантка нәтиҗәләр ясалды. Акция унынчы тапкыр үткәрелде. Чарага Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аерым статус бирде.

Башкорт телендә диктант язучылар саны артаБашкорт телендә диктант язучылар саны арта
Башкорт телендә диктант язучылар саны арта

Быел бөтен дөнья буйлап 3018 оффлайн-мәйданчык оештырылган иде. Шуларның 1145е - алга киткән дәрәҗә, 1478 - башлангыч һәм 395 - башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты.

Диктантны Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Сочи, Чиләбе, Ырынбур, Мәскәү, Саратов, Самара, Курган, Свердловск, Мурманск өлкәләрендә, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларында, Пермь, Алтай, Приморье крайларнда, Якутиядә, Татарстанда яшәүчеләр язды.

Үзбәкстан, Таҗикстан, Испания, Швейцария, Германия, Бөекб Британия, Италия, Франция, Беларусь, Казахстан, Төркия, Польша, Иран, Аргентина, Индонезия, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек чит илләрдән катнашучылар булды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов, мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин укучылар - “Патриот” хәрби-патриотик паркы базасында башлангыч хәрби әзерлек буенча хәрби җыеннарда катнашучылар белән диктант яздылар. Биредә шулай ук акциягә нигез салучылар йөреше булды - алар төбәк Башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

- Диктантта катнашучылар саны елдан-ел арта, аны илнең төрле төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә язалар. Акциягә быел 10 ел тулды, ә халыкара статуск алуына - 5 ел. География киң таралган, аудитория арта. Болар барысы да республика Башлыгының башкорт телен популярлаштыру һәм үстерү мәсьәләсенә шәхси игътибары нәтиҗәсендә мөмкин булды. Күрүегезчә, Радий Фәрит улы үзе дә ел саен акциядә катнаша, - диде Азат Бадранов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас