+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 апрель , 21:23

Кешеләр уңайлы мохиттә яшәсен!

Бүген Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Спорт урамындагы 1нче һәм 2нче йортларның ишегалды территориясендә булды. Аны 2023 елда «Башкорт ихаталары» республика программасы кысаларында төзекләндерделәр.

Кешеләр уңайлы мохиттә яшәсен!
Кешеләр уңайлы мохиттә яшәсен!

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров сөйләвенчә, төзүчеләр биредә балалар һәм спорт мәйданчыкларын җиһазландырган, тротуарларны һәм автотранспорт өчен парковкаларны асфальтлаган, яктырту системаларын монтажлаган, кече архитектура формаларын урнаштырган. Ремонтның гомум бәясе 15 миллион сумнан артык тәшкил итә.

– Йорт яны территорияләрен төзекләндерүнең иң яхшы объектына ел саен үткәрелә торган конкурс нәтиҗәләре буенча бу ишегалды республиканың шәһәр җирлекләре арасында өченче урынны алды, - дип аңлатты Ришат Мансуров.

Радий Хәбиров белән аралашканда, халык төбәк җитәкчелегенә йортларны үзгәртүнең нәтиҗәле программасы өчен рәхмәт белдерде. Алар билгеләп үткәнчә, хәзер йортлар янында өлкәннәр һәм балалар өчен уңайлы ял урыны барлыкка килде.

Республика Башлыгы йорт яны мәйданчыгын комплекслы ремонтлау сыйфатын югары бәяләде.

– Бик яхшы ишегалды ясадык, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Без «башкорт ихаталары» программасын киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Чишмәдә тагын ким дигәндә 30-40 йортны тәртипкә китерергә кирәк.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр төбәк җитәкчесенә микрорайонда юлны ремонтлау һәм канализация челтәрләре төзү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, 2024 елда ук юлны төзекләндерү эшләре башланачак. Ә киләсе елда канализация төзелешенә акча бүлеп бирергә планлаштыралар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: