+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 апрель 2024, 11:26

"Китап-бәйрәм"енә рәхим итегез!

24-26 майда Уфаның Совет мәйданында «Китап-бәйрәм» халыкара китап ярминкәсе узачак.

"Китап-бәйрәм"енә рәхим итегез!"Китап-бәйрәм"енә рәхим итегез!
"Китап-бәйрәм"енә рәхим итегез!

Башкортстан башкаласына 450 ел тулуга багышланган вакыйгаларны башланып китә: 24-26 майда Уфаның Совет мәйданында «Китап-бәйрәм» халыкара китап ярминкәсе узачак. Бу вакыйга бөтен Русия һәм якын чит ил китап нәшриятлары, язучылары һәм укучылары өчен җәлеп итү ноктасы булачак.

Узган ел Уфа Русиянең 16 төбәгеннән 200дән артык нәшрият вәкилләрен һәм алты чит ил делегациясен каршы алды. Беренче «Китап-бәйрәм» кунаклары Татьяна Устинова, Михаил Лабковский, Даниил Спиваковский, Дмитрий Дюжев, Дарья Мороз, Дмитрий Дибров һәм башка танылган язучылар, актерлар, музыкантлар һәм телевидение алып баручылары булды. "Китап-бәйрәм"нең мактаулы кунагы - Русиянең тарихи мәгариф буенча ведомствоара комиссиясе рәисе Владимир Мединский.

- Бездә фестиваль үткәрү идеясе Мәскәү Халыкара китап күргәзмәсе проектын тикшерү барышында туды. Без кешеләрдә китапка мәхәббәт тәрбияләү өчен бу форматны киңәйтергә булдык, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Һәрвакыт үз алдыңа югары максатлар куярга кирәк. Минемчә, Уфа илебезнең китап башкаласы дип аталырга лаеклы.
Быел «Китап-бәйрәм»нең кунаклары Русия язучысы, иронияле детектив жанрында күпсанлы китаплар авторы Дарья Донцова, танылган язучы, сценарист, продюсер Олег Рой, шулай ук Русия театр һәм кино актеры Александр Олешко, танылган телевидение алып баручысы Оксана Федорова һәм башкалар булачак. Башкалага Русиянең һәм якын чит илләрнең иң эре нәшриятлары вәкилләре, танылган язучылар, рәссамнар, артистлар килер дип планлаштырыла. Абруйлы әдәби конкурслар лауреатлары үз талантларын хөрмәт итүчеләр белән иҗади очрашулар үткәрәчәк.

Уфада беренче тапкыр «Халыклар дуслыгы – әдәбият дуслыгы» Русия Язучылар берлеге пленумы җыелачак, аның нәтиҗәсе булып китап индустриясен үстерү, классик һәм заманча әдәбиятны популярлаштыруда төбәквра һәм халыкара хезмәттәшлек турында берничә килешүгә кул кую булачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас