+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 апрель , 21:20

Колледжга ремонт кирәк

Бүген Чишмә районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә район үзәгендәге башкорт Агросәнәгать колледжы филиалында булды.

Колледжга ремонт кирәк
Колледжга ремонт кирәк

Филиал мөдире Гөлнара Гайнетдинова уку корпусы һәм студентлар өчен тулай торак бинасы 1957 елда төзелгәнен һәм шуннан бирле бер тапкыр да ремонтланмаганлыгын сөйләде. Биналарның канәгатьләнерлек булмаган торышы уку йортының имиджына да тәэсир итә. Мәсәлән, 2000 еллар башында биредә 800дән артык студент белем алган, ә хәзер аларның саны 198 кешегә кадәр кимегән.

Төбәк җитәкчесе колледжның уку-җитештерү һәм көнкүреш биналарын карады. Педагоглар белән аралашканда Радий Хәбиров механизатор, төзүче, башка эшче һөнәрләренә ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, республикада, бөтен илдәге кебек үк, төзелеш күләме арта, һәм предприятиеләргә профессиональ кадрлар кирәк.

Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә - объектны проектлауга керешергә, ә төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгына 2025 елда Башкортстан агросәнәгать колледжының Чишмә филиалын ремонтлауны башларга кушты.

- Бу безнең уку йортларында күргән иң начар нәрсә. Башкарасы эшләр күп. Монда килү яхшы булды. Чишмәдәге агросәнәгать колледжы филиалын тәртипкә китерергә кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бинаның мондый торышы өчен кыенсыну бар, чөнки биредә иң кирәкле белгечләрне әзерлиләр. Аны үрнәкләрнең берсе итик. Ремонт 2025 елда башланачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: