+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 апрель 2024, 15:37

Музей июльдә ишекләрен ачачак

Бүген Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булачак Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзелеше мәйданчыгында булды.

Музей июльдә ишекләрен ачачакМузей июльдә ишекләрен ачачак
Музей июльдә ишекләрен ачачак

Биредә 600 кв.м мәйданлы заманча визит-үзәк бинасы төзелә.

Исегезгә төшерәбез, музей проектын төбәк җитәкчесе 2022 елның июлендә "Шүлгәнташ" тарихи-мәдәни комплексын ачуда тәкъдим итте. Яңа объект концептуаль рәвештә берничә төп тарихи ядкәрне берләштерәчәк, алар арасында - Тура хан һәм Хөсәен - XV йөзләрдәге Алтын Урда таш төрбәсе.

Радий Хәбиров визит-үзәк төзелеше барышы белән танышты. Анда артефактлар экспозициясен, лекцияләр залын, депозитарий, кафе һәм күзәтү мәйданчыгын урнашачак. Визит-үзәктә тарихи ядкарь - Осман Коръәне куелачак. Бу басма республикага 2023 елның маенда беренче Халыкара китап ярминкәсе кысаларында тапшырды. Коръән вакытлыча Башкортстанның Милли музеенда саклана.

Журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров музей комплексын этаплап үстерү планнары турында сөйләде.

- Без туристлар өчен бу территорияне ачу өстендә актив эшлибез. Мин күп тапкырлар әйттем, туризмны икътисадның мөһим өлеше буларак карыйбыз. 6 июльдә без Осман Коръәне экспозициясе белән визит-үзәк ачарга планлаштырабыз. “Китап бәйрәме” халыкара китап ярминкәсендә игълан иткән православие реликвиясен дә шунда урнаштырасыбыз килә, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. - Евразия күчмә цивилизацияләр музееның төп бинасын проектлыйбыз инде. Бу - 20 мең кв. м мәйданлы зур объект. Ә янәшәсендә башкорт аты һәм ау кошлары үзәге төзибез. Анда ике зур ипподром, этноавыл булачак. Биредә халык кәсепләрен торгызачакбыз, кунакларга ата-бабаларыбызның ничек яшәгәнен күрсәтәчәкбез.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас