+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 апрель 2024, 05:17

Янгын сүндерүчеләр көне белән!

Респблика Башлыгы янгын сүндерүчеләргә изге теләкләрен юллады.

Янгын сүндерүчеләр көне белән!Янгын сүндерүчеләр көне белән!
Янгын сүндерүчеләр көне белән!

"Хөрмәтле иптәшләр!

Сезне Русия янгын сагының 375 еллыгы белән котлыйм!

Бу вакыт эчендә сезнең хезмәтегез оештыру структурасын һәм техник җиһазларны тергезүнең, үстерүнең зур юлын узды. Әмма барыннан да элек ут көрәшчесе һөнәре һәрвакыт куркусыз, көчле кешеләр, чын профессионаллар эше булды.

Башкортстанның янгын сүндерү сагы ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча иң ышанычлы һәм мобиль хезмәтләрнең берсе булып тора. Сез кешеләрнең, торак фондының, урман ресурсларының, бөтен инфраструктурабызның иминлеген нәтиҗәле тәэмин итәсез.

Янгынга каршы хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм, алар безнең өчен каһарманлык һәм үз-үзеңне корбан итү үрнәге булып тора. Ут белән көрәштә кешеләрне коткарганда гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәре безнең хәтердә мәңгегә калачак. Ышанам ки, янгын сүндерү бүлекчәләре алга таба да безнең шәһәрләрне һәм авылларны ут стихиясеннән нәтиҗәле саклаячак.

Янгын сагы хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр һәм җаваплы хезмәттә уңышлар телим!", - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас